ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына азык- төлекне ваклап сату өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр еш керә. 2016 елның ике аенда гына да кибетләрдә яраклылык срогы чыккан товарларның тузан җыеп ятуыннан яки товарны җитештерү датасы турында мәгълүматларның булмавыннан зарлану урын алган 12 мөрәҗәгать кергән инде.
Әлмәт территориаль органы белгечләре планнан тыш тикшерүләр үткәреп, сәүдә объектларын тикшерү барышында мөрәҗәгатьләрдә чагылдырылган фактларның күбесен раслап килә. Кибет киштәләрендә, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 5 статьясы, “Азык-төлек продукциясенең сыйфаты һәм сәламәтлеккә зыянлы булмавы турында” Федераль законның 3 статьясы, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 24 пункты таләпләре санга сугылмыйча, яраклылык срогы чыккан һәм җитештерү датасы турында мәгълүматлары күрсәтелмәгән продукция, тәгаенләп әйткәндә: колбаса, кондитер ризыклары һ.б. табылып тора.
Тәгаенләп әйткәндә, гыйнвар аенда:
|
Азнакай |
«Лилия» кибете, гАзнакай ш. |
Колбаса, кондитер ризыклары, ит ярымфабрикатлары. Барлыгы 834,72 сумлык. |
|
Әлмәт |
«Дарьюшка» кибете, Әлмәт ш. |
Колбаса ризыклары Барлыгы 2837,26 сумлык. |
|
Бөгелмә |
«Продукты» кибете, Бөгелмә ш. |
Кондитер ризыклары, шикәр. Барлыгы 4625,85 сумлык. |
|
Баулы |
«Светофор» кибете, ТР, Баулы ш. |
Дуңгыз ите, сыр. Барлыгы 6797,07 сумлык. |
|
Лениногорск |
«Улыбка» кибете, Лениногорск р-оны, Подлесный ав. |
Колбаса, кондитер ризыклары. Барлыгы 5600,00 сумлык. |
|
Ютазы |
«Нур-Луч» кибете, ТР, Ютазы р-оны, .Урыссу ш.т.б. |
Ит ярымфабрикатлары. Барлыгы 1235,00 сумлык. |
Февраль:
|
Азнакай |
«Сим-Сим» кибете, Азнакай ш. |
Колбаса, кондитер ризыклары, сыр. Барлыгы 4243,58 сумлык. |
|
Әлмәт |
«Продукты» кибете, Әлмәт ш. |
Кондитер, колбаса ризыклары, ит ярымфабрикатлары. Барлыгы 4346,00 сумлык. |
|
Бөгелмә |
«Ивушка» кибете, Бөгелмә р-оны, Ростовка ав. |
Кондитер, колбаса ризыклары. Барлыгы 1423,78 сумлык. |
|
Баулы |
«Забота» кибете, ТР, Баулы ш. |
Колбаса, балык ризыклары. Барлыгы 3526,00 сумлык. |
|
Лениногорск |
«Ромашка» кибете, Лениногорск р-оны, Тимәш ав. |
Кондитер ризыклары, кош-корт ите. Барлыгы 6875,00 сумлык. |
|
Ютазф |
«Нефтяников» кибете, ТР, Ютазы р-оны, Урыссу ш.т.б. |
Колбаса ризыклары Барлыгы 483,48 сумлык. |
2016 елның агымдагы чорында Әлмәт территориаль органы күрсәтмәләре буенча яраклылык вакыты чыккан барлыгы чама белән 40 мең сумлык продукция утильләштерелгән. Әлмәт территориаль органы кулланучылар мөрәҗәгатьләрен карап тикшергәндә, шикаятьтә күтәрелгән мәсьәләләрне җентекләп ачыклау өчен, шикаятьләрдә бәян ителгән яраклылык срогы чыккан товарлар сатуны билгеләү факты буенча тикшерүләр үткәрә. Тикшерүләр барышында, кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, хуҗалык итүче субъектлар һәм аларның хезмәткәрләре белән аңлату-консультация эше дә башкарыла.
Кыскасы, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре барлык кулланучыларга товар сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар, киңәш-табышлар алырга кирәк булганда, кулланучы буларак үз хокукларыгыз санга сугылмаганда түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз:
Әлмәт районы һәм Әлмәт ш. 423450,
Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26
тел.: (8553) 22-21-33
e-mail: alina@tatzpp.ru, almet@tatzpp.ru,
Азнакай районы һәм Азнакай ш. 423200,
Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а,
e-mail:aznak@tatzpp.ru
тел.: (85592) 7-05-07
Баулы районы һәм Баулы ш. 423930,
Баулы ш.. Горюнов ур., 14
e-mail: bavly@tatzpp.ru
тел.: (85569) 5-33-16
Бөгелмә районы һәм Бөгелмә ш. 423230,
Бөгелмә ш., Гашек ур., 3
e-mail: bugulma@tatzpp.ru
тел.: (85594) 6-71-17
Лениногорск районы һәм Лениногорск ш. 423250,
Лениногорск ш., Гагарин ур., 51 e-mail:lensk@tatzpp.ru
Тел.: (85595) 5-19-72