Сорау: Хуш исе күңелгә ошашлы булып чыкмаган очракта хушбуйны кибеткә кире кайтарып буламы?
Җавап: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” закон нигезендә, парфюмерия-косметика товарларын кире кайтарып һәм башкасына алыштырып булмый. “Кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге”ндә күрсәтелгән бу. Әмма чынлыгына һәм сыйфатына шигегез туган очрактахушбуйны кире кайтарып яки башкасына алыштырып була. Тик моны расларга кирәк.
Иң элек кибет директоры исеменә ике нөсхәдә товарны кире кайтаруга гариза языгыз. Товарны сатып алу вакыйгасын тасвирлап, үзегезнең дәгъваларыгызны бәян итегез. Сез товарны шундый ук башкасына алыштыруны яки аның өчен түләгән акчагызны кире кайтаруны таләп итә аласыз. Гаризаның бер нөсхәсен сатучыда калдырыгыз, икенчесенә, гаризаның тапшырылуын раслап, имза куюын сорагыз. Кибет сезнең фикерегез белән килешсә, хушбуйны шундук башкасына алыштырып бирәчәкләр.
Кайбер очракларда кибет брак товарны экспертизага тәкъдим итәргә мөмкин. Эксперт фикере парфюмның сыйфатына карата шигегезне раслаганда, кибет акчагызны кире кайтарып бирергә тиеш булачак.