“Махмырдан” сыра саталар...

2016 елның 25 марты, җомга

2016 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Чистай муниципаль районы полиция бүлеге һәм башкарма комитеты җитәкчеләре белән берлектә Чистай шәһәрендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүнең үтәлмәвен ачыклады.

«Альянс»  кибете сатучысы 6 сәгать 43 минутта үзенә таныш булмаган бер хатын-кызга 1,5 литрлы савытта 120 сумлык «Sarbast» сырасын сатты. Кибет сатучысы әйтүенчә, сыраны ул махмырдан интеккән хатын-кызның үтенеп соравы аркасында гына сатып җибәрмәкче булган, имеш.

Әмма башкарма хакимият органнарына якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләрдән югарыда телгә алып үтелгән кибеттә төнге сәгатьләрдә хәмер сатылуы турында шикаятьләр бик еш алынып тора икән. “Яшел елан”ны биредә махмырдан интегүчеләргә генә сатмыйлар, димәк... 

Хәзерге вакытта тикшерү материалы  - административ хокук бозу турында эшне карап тикшерү стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International