Лениногорскида сатуга хокук бирә торган документларсыз гына 30 литрдан артыграк күләмдә алкогольле продукция хуҗасыннан тартып алынды. Спиртлы эчемлек җирле кафеларның берсендә табылды. Тикшерү барышында оешманың хәмер сатуга хокукын раслаган документлары булмавы билгеләнде. Моннан тыш алкогольле продукциягә тиешле документларның да юклыгы мәгълүм булды.