Көрәшне туктатмыйлар

2016 елның 25 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре куллану базарына, шул исәптән парфюмерия-косметика әйберләрен ваклап сатуга даими рәвештә мониторинг үткәреп килә.

Инспекция хезмәткәрләре мондый мониторинг кысаларында “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекчаны ваклап сату очракларына еш юлыга. Асылда бу -  су белән катыштырылган һәм составында сәламәтлек өчен зарарлы химик элементлары булган этил спирты.

Инспекция хезмәткәрләре моның ише сыекча сатуга киртә кую максатыннан ваемыз, комсыз эшмәкәрләргә карата РФ КоАП  14.16 статьясындагы 1 өлеше буенча (ягъни этил спиртын ваклап саткан өчен, максималь җәза чарасы – алынган продукцияне конфискацияләп, 15 мең сумга кадәр күләмдә штраф) административ хокук бозулар турында эшләр кузгата.

Инспекция хезмәткәрләре 2016 елның агымдагы чорында гына да 16 805 литр күләмендә әнә шундый сыекчаны легаль булмаган әйләнештән алды.

Инспекция белгечләре агымдагы елның 24 мартында Казан шәһәре Идел буе районында урнашкан сәүдә объектына үткәрелгән мониторинг кысаларында хосусый эшмәкәрнең парфюмерия-косметика продукциясе рәвешендә этил спиртын ваклап сатуын ачыклады.

Шул сәбәпле хезмәткәрләребез эшмәкәргә карата административ эш кузгатты. Бер үк вакытта 162 литр күләмендә спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре алга таба да эшчәнлекнең әлеге юнәлешенә контрольлек итүне туктатмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International