Быелның 1 гыйнварыннан Россиянең барлык шәһәрләрендә Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы эшли башлады. Хәзер эшмәкәрләр, хәмер кибет киштәсенә килеп эләккәнче, аны сатып алу турында мәгълүматны ЕГАИС аша “Росалкогольрегулирование”гә җибәрергә тиеш. 22 мартка алынган мәгълүматларга караганда, Әлмәт муниципаль районы территориясендә барлык сәүдә объектлары да ЕГАИСка тоташтырылган. Әмма кайбер кибетләрнең алкогольле продукция турында мәгълүматларны дөрес теркәмәгәнлекләре ачыкланган.
- Без мондый сәүдә объектлары турында мәгълүматларга анализ ясадык. Әйе, муниципаль район территориясендә моның ише объектлар да юк түгел. Кәгазьдә генә ЕГАИСка күчүне аңлата бу. Сәүдә объектлары шәхси кабинетта теркәлгән, тик аларның йә кирәкле җиһазлары юк, йә хезмәткәрләре системаны куллана белми. Тынычланып калырга иртәрәк әле. Мәсәлән, күп кенә предприятиеләр, яңа елга кадәр хәмернең бик зур хәстәрен күреп, агымдагы елның 1 нче кварталында 1 шешә дә сатып алмаган. Шуңа күрә хәзер мондый кибетләрнең мәгълүматларны дөрес итеп терки алу-алмавын фаразлавы кыен, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева.