Баулының ЮХИДИ хезмәткәрләре документларсыз гына 258 литр хәмер китергән чагында бер машина йөртүчене тоткарлаган

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Юл-патруль хезмәте инспекторлары тиешле документлардан башка гына 258 литр күләмендә алкогольле продукция китергән чагында бер машина йөртүчене тоткарлаган.

Алдагы көнне ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте инспекторлары Баулы районында Казан – Оренбург юлының 357 нче чакрымында, тикшерү максатыннан, 1991 елда туган бер егет “иярләгән” машинаны туктаткан. Тикшерү вакытында машинада  516 шешә «Кристалл» аракысы табылган. Егетнең йөккә документлары булмаган. Шулай итеп, аннан барлык спиртлы продукцияне тартып алырга туры килгән.

Баулы районы буенча полиция хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре спиртлы продукцияне законсыз сатуга киртә кую йөзеннән чаралар комплексын үткәреп килә. Икътисадый иминлек подразделениеләре оперативниклары, участок полиция хезмәткәрләре, шулай ук юл-патруль хезмәте экипажлары хәмерне законсыз җитештерү, ташу һәм сату урыннарын билгеләүне хәл итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International