ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина ВИНОГРАДОВА “Бугульминская газета” укучыларын иң кызыксындырган сорауларга җавап бирергә карар итте.
- Табиблар сырхауларга медицина карталарын тапшыруга бурычлымы?
- Медицина документларын, аларның күчермәләрен һәм өземтәләрен алу өчен гариза язарга кирәк. Медицина кенәгәләре медицина учреждениесендә сакланырга тиеш. Әмма сырхауның телдән, шулай ук язмача рәвештә мәгълүматлар алуга хокукы бар.
- Сырхау медицина ярдәме күрсәтелгәнче, әйтик, операция алдыннан дәвалауга язмача ризалык бирә. Бу кемгә күбрәк кирәк – медиккамы, әллә сырхаугамы?
- Ике якка да. Гражданинның яки аның законлы вәкиленең дәвалауга ихыярый рәвештә ризалык бирүе мөһим шарт булып тора. Шул ук вакытта табиб сырхауга медицина ярдәмен күрсәтүнең максатлары, ысуллары, аңа бәйле ихтимал куркынычлар, дәвалауның мөмкин булган юллары, шулай ук күздә тотылган дәвалау нәтиҗәләре турында тулы мәгълүматлар бирергә тиеш. Фәкать шуннан соң гына медиклар сырхауны дәвалауга юридик хокук ала.
- Сырхау фикеренчә, медицина хезмәтләре тиешенчә күрсәтелмәгән очракта, бу сырхау компенсация таләп итә аламы?
- Әйе, таләп итә ала. Шул ук вакытта кулланучы килешү буенча бурычлар үтәлмәгән яки тиешенчә үтәлмәгән өчен җәза чараларын, тәгаенләп әйткәндә – кимчелекләрне бушлай юкка чыгару, хезмәт күрсәтү бәясен тиешенчә киметү, үзенең көче яки өченче затларның көче белән кимчелекләрне юкка чыгару буенча чыгымнарны каплау, килешүне өзү һәм зыянны тулысынча каплау кебек җәза чараларын үзе сайлап алуга хокуклы.
- Медицина хезмәтен кулланучылар хокукларын яклауның үзенчәлеге нидән гыйбарәт?
- Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүдә килеп чыккан мөнәсәбәтләргә кулланучылар хокукларын яклау турында законның тәэсире тулы күләмендә кагыла. Чөнки гражданин фәкать шәхсән үз ихтыяҗлары өчен генә хезмәт күрсәтүләрне сатып ала. Бу хәл аңа өстәмә хокуклар бирә, сыйфатка карата таләпләр билгели, эш башкаручыларның җаваплылыгын арттыра.
Үзенчәлеге шунда: бу очракта тәэсир итү объекты булып мөлкәти булмаган шәхси байлык – кеше гомере, сәламәтлеге, аның физик яктан кагылгысызлыгы тора. Ә инде медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты эш башкаручының квалификациясенә, шулай ук оешманың техник яктан тәэмин ителешенә бәйле. Моннан тыш хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәсе (кайбер чыгарма очраклардан тыш) күзгә күренеп тормый. Медицина хезмәте күрсәтүне чир чыганагына “үтеп кермичә” генә хәл итеп булмаганлыктан, башка әгъзаларга да зыян килергә мөмкин. Гади генә итеп әйткәндә, дәвалау еш кына зыян китерү ихтималын да күздә тота. Шуңа бәйле рәвештә медицина ярдәмен күрсәткәндә китерелгән зыянның хокукка каршы килми торган яки хокукка каршы килә торган гамәлләр аркасында килеп чыгу проблемасы туа. Ярдәм күрсәтелгәндә, сырхауга хокукка каршы килми торган яки хокукка каршы килә торган гамәлләр аркасында зыян китерелергә мөмкин.
Медицина хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен тәгаен генә бәяләүнең кыенлыгы зур проблема булып тора. Чөнки медицинада хезмәт күрсәтүнең уңышсыз килеп чыгуы, башка һөнәри эшчәнлек өлкәләреннән аермалы буларак, организм үзенчәлекләрен һәм конкрет чирнең “үз-үзен тотышын” исәпкә алганда, күп кенә очракларда гайре табигый һәм хокукка каршы гамәл нәтиҗәсе булып тормый. Медицина хезмәте иң югары дәрәҗәдә күрсәтелгән очракта да көтелгән нәтиҗәгә бөтенләй ирешмәскә яки аңа өлешчә генә ирешергә мөмкин. Кулланучы-сырхауның хокукларын нәтиҗәле төстә яклау өчен иң беренче чиратта тәфсилле, төгәл, тулы килешү кирәк. Анда түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүне алу шартлары һәм сроклары, исәп-хисап ясау тәртибе, якларның хокуклары һәм бурычлары, җаваплылыгы җайга салынырга тиеш.