Ютазы районында кибетләр һәм җәмәгать туклануы оешмалары ЕГАИСка күчкән

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Ел башыннан районда хәмер белән сәүдә итүче барлык кибетләр һәм җәмәгать туклауы предприятиеләре, шулай ук ваклап сату максатында сыра сатып алучы хосусый эшмәкәрләр хәмер сатып алу фактын бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) аша раслый.

Район башкарма комитетының территорияләрне үстерү бүлеге мәгълүматларына  караганда, Ютазы районында алкогольле продукцияне ваклап сату белән шөгыльләнүче 58 сәүдә объекты бар. Шуларның 22се - Урыссу бистәсендә, калганнары авыл торак пунктларында урнашкан. Бүгенгә лицензияле барлык сәүдә нокталары да ЕГАИС системасына тоташып беткән инде. Интернетка тоташу, мәгълүматлар тапшыру проблемалары һ.б. хәл ителгән.

Сәүдә объектлары әлеге система буенча алкогольле продукцияне сатып кына ала әле. 1 июльдән оешмалар сатып алуны гына түгел, алкогольле продукцияне ваклап сатуның һәр фактын ЕГАИСта теркәргә тиеш. 2017 елның 1 июленнән авыл җирлекләрендә сәүдә итүче оешмалар алдына да нәкъ менә шундый бурыч килеп басачак. Бу контрольлек итүче органнарга, җитештерүчесеннән алып, кулланучысына кадәр, хәмер чыгышының бөтен чылбырын күзәтеп тору мөмкинлеге бирәчәк. Әйләнештә йөртүдә хәмер учетын алып бару тәртибен бозу оешмаларга  - 150 меңнән 200 мең сумга кадәр, хосусый эшмәкәрләргә  һәм вазыйфаи затларга – 10 меңнән 15 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф белән яный.

Шулай итеп, ЕГАИС түбәндәгеләргә ирешү мөмкинлеге бирә:

- Россия Федерациясе субъектына, продукциянең җитештерүчесе, төре, атамасы, катылыгы, күләме, акцизны исәпләүнең дөреслегенә кадәр аныклау мөмкинлеге белән, этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнеше учетының тулылыгын һәм дөреслеген тәэмин итү;

- акцизны исәпләүнең дөреслегенә контрольлек итү белән, спирт һәм алкогольле продукция импорты учетын алып баруны тәэмин итү;

- федераль махсус маркалар һәм акциз маркалары учетын тәэмин итү;

- Россия һәм аның төбәкләре территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнешенең торышын һәм үсеш тенденцияләрен анализлау;

-  этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнешенең законлылыгын раслаган озату документларын тикшерү хисабына контрафакт продукциянең сатылуына комачаулык тудыру.

“Росалкогольрегулирование” мәгълүматларына караганда, Татарстан Федерациядә ваклап сату өлкәсен бердәм мәгълүмат системасына йөз процентка тоташтырган тәүге субъектка әйләнгән.

 

Хәмер базарын җайга салу буенча федераль хезмәт сайтында хәбәр ителгәнчә, 22 мартка алынган мәгълүматларга караганда, Липецк (94,96 процент) һәм Сахалин (94,24 процент) өлкәләрендә дә системада эшләүче ваклап сату оешмаларының иң күп проценты теркәлгән.

Шуннан соң  Топ-10 исемлегендә  - Орел (89,79 процент), Магадан (88,94 процент), Тула (88,06 процент), Мәскәү (88,01 процент), Мурманск (87,97 процент), Калуга (87,94 процент) өлкәләре һәм Хакасия Республикасы (87,86 процент).

Ә инде ЕГАИСка тоташу “ярышында” Дагыстан Республикасы (55,81 процент), Новосибирск өлкәсе (54,81 процент) и Чукотка автономияле округы (19,15 процент) иң арттан сөйрәлә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International