Кулланучының ике төп кагыйдәсе...

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

 1нче кагыйдә: “Кулланучы һәрвакыт хаклы!”

 2 нче кагыйдә: “Кулланучы хаклы булмаса, 1 нче кагыйдәне кара!”

2016 елның 22 мартында Менделеев шәһәрендә нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы студентлары өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап оештырылган чарасы әнә шундый шаяртып сәламләүдән башланып китте.

Студентлар игътибарына иң элек “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның төп төшенчәләре һәм нормалары җиткерелде.

Егет-кызларга кулланучыларның төп хокуклары аңлатылды, кулланучы хокукын санга сукмауның төрле очраклары каралды, аларны хәл кылу юллары тәкъдим ителде.

Студентлар, мантыйк көчен эшкә җигеп, куллану терминнарыннан торган ребуслар чиште, бәхәсле хәлләрдән чыгу юлларын күрсәтте, белгечләр роленә кереп, үзләренә “мөрәҗәгать итүче” гражданнарга киңәш-табышлар бирде.

Студентлар хозурына 2016 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең “Менюдан антибиотикларны алып ташларга!” дигән девизына багышланган кыска гына фильм да тәкъдим ителде.

Чара ахырында техникум укытучылары чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре ирештереп, алга таба да хезмәттәшлек итүгә өмет-ышанычларын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International