Соңгы вакытларда Чаллыда яшәүчеләр кәрәзле элемтә салоннарында үзләренә өстәмә сервис программасын ирексезләп сатулары җәһәтеннән еш мөрәҗәгать итә башлады.
Кагыйдә буларак, сатучы-консультатлар, “киңәйтелгән” гарантиядән тыш, гамәлдә булу срогы чыкканнан соң сертификат бәясен кире кайтаруны (сертификат буенча хезмәт күрсәтүдән файдаланмаган очракта) да вәгъдә итеп, әлеге сертификатны сатып алырга үгетлиләр.
Аларның төп ялганы шунда: “киңәйтелгән” гарантия асылда бер нәрсәне дә киңәйтми, бәлки җитештерүче билгеләгән гарантияне генә кабатлый. Ә инде иң мөһиме: сертификат бәясен кире кайтарабыз, дигән булып, сатучылар күзгә карап алдаша. Аның бәясен фәкать ГАМӘЛДӘ БУЛУ СРОГЫ ЧЫККАНЧЫ гына кире кайтарырга мөмкин. Сертификатның гамәлдә булу вакыты тәмамлангач, акчаны кире кайтарып булмый инде.
Белмичә сатып алынган яки “ирексезләп тагылган” сертификат өчен түләнгән акчаны ничек итеп кире кайтарырга?
1. Гамәлдә булу срогы чыкмаганлыгына инанырга.
2. Сертификат бәясен кире кайтару турында гариза язарга.
3. Гаризаны кабул итүдән баш тарту яки аны санга сукмау очрагында судка дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә.
Акчаны кире кайтару турында гариза үрнәге:
КАЯ:
КЕМНӘН:
ГАРИЗА
2016 елның 29 февралендә ______________ кибетендә 15200 сумлык кесә телефоны сатып алдым. Мобиль телефон белән 3 елга 3000 сумлык өстәмә сервис программасы сертификатын да сатып алдым. Кесә телефоны һәм сертификат сатып алуымны касса чегы һәм товар чегы белән раслый алам.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 32 статьясы нигезендә, кулланучы, килешү буенча эш башкаручыга фактта тотылган чыгымнарын түләгән очракта, эшләр башкару (хезмәтләр күрсәтү) турында бу килешүне үтәүдән теләсә кайсы вакытта баш тартуга хокуклы. Әлеге сертификат буенча хезмәт күрсәтүләрдән файдаланмаган булуым сәбәпле (ягъни эш башкаручы әлеге сертификат буенча бурычларын үтәүгә бәйле бернинди дә чыгымнар тотмады), өстәмә сервис программасы сертификаты рәвешендәге килешүне өзүегезне һәм миңа 3000 сум күләмендә түләнгән акчаны кире кайтаруыгызны сорыйм. Миңа закон нигезендә күздә тотылган вакыт эчендә (бу гаризаны тапшырганнан соң 10 көн эчендә) сертификат өчен түләнгән акчам кире кайтарылмаса, үз мәнфәгатьләремне яклау өчен суд органнарына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачакмын.
Минем гариза буенча Сезнең тарафтан кабул ителгән карар турында, закон нигезендә билгеләнгән вакыт эчендә, телефон аша яки яшәү урыным буенча заказлы хат аша хәбәр итүегезне сорыйм.
Түбәндәге документларны кушып бирәм
1. Касса чегы күчермәсен;
2. Товар чегы күчермәсен;
3. Өстәмә сервис программасы сертификаты күчермәсен.