24 март көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Ялаков рәислегендә Зәй-Каратай авылында административ комиссиянең күчмә утырышы булып узды. Комиссия утырышында җирлек башлыгы Миләүшә Идиятова һәм “Район суы” ААҖ җитәкчесе Ильяс Газизов, “Архградстройконтроль” оешмасы начальнигы Элеонора Гыйматдинова, Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы белгече Ленара Нуруллина катнашты.
Утырышта «Архградстройконтроль» оешмасы бүлегенең гражданнар тарафыннан шәхси йортларның йорт яны территорияләрен карап тоту буенча төзелгән беркетмәләре каралды.
Чарада катнашучыларга Зәй-Каратай авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләре аңлатылды, җирлекләрне һәм шәһәр округларын төзекләндерү буенча муниципаль кагыйдәләрне бозган өчен законда күздә тотылган җаваплылыкка тукталып үтелде.
Комиссия утырышына шулай ук су кулланган өчен коммуналь түләү буенча бурычлы гражданнар да чакырылган иде.
Комиссия утырышы йомгаклары буенча тиешле карарлар кабул ителде.