Контрафакт хәмерне сату урыны турында хәбәр иткән өчен акча түлиләр

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Суррогат турында хәбәр итеп, әйбәт кенә акча эшләп алырга була: Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Татарстанда яшәүчеләрне контрафакт хәмер белән сәүдә итү урыннары турында мәгълүматлар бирергә өнди.

Чынбарлыкка туры килердәй хәбәр ирештергән өчен өч мең сумга кадәр акча алырга була. Моның өчен бюджетта бер миллион сумга якын акча каралган. Белгечләр фикеренчә, бу алым закон бозучыларга каршы көрәшергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International