500литрдан артыграк хәмер законсыз әйләнештән алынган

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

 Баулы районы буенча полиция хезмәткәрләре транспорт чараларын, беренче чиратта республикага агылучы транспорт ташкынын даими рәвештә бик нык тикшереп килә.

Шушы көннәрдә генә юл-патруль экипажы Башкортстан Республикасында яшәүче 62 яшьле бер ир-ат “иярләгән”   Газель автомобилен туктаткан. Полиция хезмәткәрләре әлеге транспорт чарасын тикшерү барышында машина кузовында шикле хәмер продукциясенә тап булган. Машина йөртүче товарны озату документларын да күрсәтә алмаган.

Шулай итеп, Башкортстан шоферы үзенең автомобилендә, алга таба тикшерү өчен, полиция бүлегенә китерелгән. Тикшерү барышында Баулы районы буенча полиция хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре 1044 шешә «Парламент» аракысын һәм  36 шешә «Казахстан» коньягын хуҗасыннан тартып алган.

Шулай итеп, барлыгы 540 литрдан артыграк күләмдә спиртлы продукцияне тартып алырга туры килгән.
Хәмер үрнәкләре тикшеренүгә җибәреләчәк. Әлеге факт буенча административ тикшерү кузгатылган. Закон бозган өчен штраф һәм товарны конфискацияләү рәвешендә җәза чарасы күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International