2016 елның 28 мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Түбән Кама шәһәренең «Канцтовары. Ксерокопия» кибетендә әле һаман да “фанфурик”ларның сатылуы турында кабаттан бер мөрәҗәгать керде. “Шул тирәдәге йортларның ишегалларында лосьон һәм этил спиртыннан калган буш шешәләр аунап ята”, - дип билгеләп үткән мөрәҗәгать итүче ханым үзенең шикаятендә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре «Эфир» телекомпаниясе журналитлары белән кичекмәстән шул адреска юл тотты. “Ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы продукцияне сату факты, чыннан да, расланды. Тикшерү барышында өч атамадагы якынча 1300 савыт спиртлы продукция, тәгаенләп әйткәндә: 3 тартма «Этиловый» һәм «Антисептический» косметика лосьоннары һәм 22 тартма 95 %лы этил спирты сатудан алынды. Медицина спиртының табиб рецепты буенча фәкать аптека учреждениеләрендә генә сатылырга тиешлеген аерым билгеләп үтәргә кирәк.
Белгечләр закон бозу очрагы буенча кирәкле материаллар тутырган арада да йөзләрендә нур әсәре калмаган адәмнәр биредән өзелеп тормады. Бу кибеттә язу-сызу товарларына караганда лосьоннарга ихтыяҗ күбрәк икән, дигән тәэсир калды хәтта. Журналистның: “Ни өчен «Канцтовары. Ксерокопия» кибетендә каләм һәм дәфтәр түгел, ә спирт сатасыз?” - дигән соравына, сатучы ханым күзен дә йоммыйча, товар җибәрүче гаепле, товарларны ул буташтырган, дип кенә җибәрде. Кагыйдә буларак, сатучылар “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекчаларга карата ихтыяҗга кагылышлы маңгайларына бәреп бирелгән сораулардан качарга тырыша. Соң, алар гражданнарның бу продукцияне ни өчен сатып алуларын һәм аны куллануның аянычлы нәтиҗәләрен бик яхшы белә бит. Тик бәгъзе адәмнәр кеше гомере, сәламәтлеге белән “уйнап”, гражданнарыбызның якыннары-туганнарының күз яше белән сугарылган акча эшләүләре турында гына уйламый.
Ә бит мондый продукциянең составында бик куркыныч агу – метил спирты бар. Агулану өчен бер чәй кашыгы сыекчаны эчеп кую да җитә. Сыекчаның таркалу продуктлары бавырга һәм баш миенә генә түгел, күзнең челтәр катлавына да зур зыян сала. Каты агуланудан соң исән калган очракта да мондый кешенең сукыр калу ихтималы бик зур. Бу сыекча ким дигәндә укшыту барлыкка китерә. Агулануның гепатит сәбәбенә әйләнүе исә кома халәтенә һәм үлемгә китерә.