Әлмәттә ялган продукциягә контрольлек буенча эш төркемнәре оештырылды

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ялган сөт продукциясен җитештерүчеләргә карата катгый җәза чаралары күрергә өндәгән.

«Бизнес онлайн» электрон басмасы мәгълүматларына караганда, сөт ризыкларын ялганлап җитештерү узган атна буе Татарстан яңалыкларының “көн тәртибеннән” төшмәгән. ТР Президенты, җитди җәза чаралары белән янап, кешеләребезнең сәламәтлегенә төкереп караучы җитештерүчеләрне “пешергән”. Әлеге тема, бик тә җитди булуы сәбәпле, республикабызның Иминлек советы утырышында да күтәрелгән хәтта. Миңнеханов, анда, аерым алганда, депутатлар алдына ялган сөт продукциясе проблемасына күбрәк игътибар бирү бурычын куйган.

Шулай ук өч атна дәвамында Татарстанда ТР Прокуратурасы контрольлегендә кибетләрдә сөт фальсификатының тамырын корытуга юнәлдерелгән тикшерүләрнең булачагы турында хәбәр ителгән. Күзәтчелек ведомствосы бик тә кыю эш итәргә исәпли: контролерларның “визиты” “иминлек таләпләренә җавап бирми торган товарлар җитештерү” факты буенча җинаять эшләре кузгату белән төгәлләнергә мөмкин, дигән сүз бу.

 

Шулай ук әлмәтлеләр дә әлеге проблеманы хәл кылудан читә калмады. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Подовалов әйтүенчә, әлеге мәсьәлә Әлмәт районы хакимияте башлыгын нык боруга салган. Ул шундук ялган продукциягә контрольлек итү (аерым алганда, сөт һәм атланмай составында пальма маеның бармы-юкмы икәнлеген тикшерү) буенча эш төркеме булдыруны йөкләгән. Хәзерге вакытта  Әлмәт муниципаль районы, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары һәм Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге вәкилләренең уртак тырышлыгы белән контрольлек чаралары үткәрелеп килә. Мондый чараларның максаты – сәүдә челтәрләребездә нинди продуктларның сатылуын тикшерү.

Бигрәк тә атланмайның бәясе түбән булуга  игътибар ителә. Бу хәл, беренче чиратта, сатып алучыларда, җитештерүче, сөт ризыклары өчен тиешсез чимал кулланып, ялган товар тәкъдим итмиме икән, дигән шик тудырырга тиеш. Әлмәттә мондый контрольлек чаралары үткәрелә дә инде. Алар алга таба да дәвам иттереләчәк.

Андрей Николаевич, шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп: “Сөт ризыгының сыйфатына шигегез булса, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының сәүдә бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Мондый мөрәҗәгатьләр әлеге мәсьәләдә барысын да тәртипкә салуга һәм кибетләребез киштәләреннән сөт фальсификатын юкка чыгаруга ярдәм итәчәк”, - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International