ЮХИДИ хезмәткәрләре Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән берлектә шимбә көнне төнге сәгать унбердә Казан - Оренбург юлының 357 нче чакрымында легаль булмаган хәмернең чираттагы партиясенә юлны япкан.
«Слава труду» газетасына Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органының белгеч-эксперты Нелли Садыйкова хәбәр иткәнчә, Казанда яшәүче бер ир-ат “иярләгән” машина кузовында Казахстанда җитештерелгән, тиешле маркировкасыз 516 шешә (258 литр) аракы табылган. Машина йөртүче әйтүенчә, янәсе, ул үзе - фәкать ялланган эшче генә, товарны Оренбургтан Казанга алып килеше булган. Шуңа да карамастан, бу шоферга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 15.12 статьясындагы 4 өлеше буенча беркетмә төзелгән. Аңа 4000нән 5000 сумга кадәр штраф яный.