Әлмәтнең азык-төлек кибетендә 180 савыттан артыграк “фанфурик” сатудан алынды

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Әлмәттә “ике төрле максаттагы” продукция сатуны ачыклау буенча рейдның чираттагысы үткәрелде. Шәһәрдә яшәүче бер кешенең шикаяте буенча азык-төлек кибетләренең берсенә планнан тыш тикшерү үткәрелде. Биредә Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре косметика лосьоннары сатылуын ачыклады. #АльметьевскТВ телекомпаниясе журналистлары бу хакта сюжет әзерләде.

Россиядә сыйфатсыз хәмердән бик күпләр җан тәслим кыла. Барыннан да элек “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция: дару төнәтмәләре, парфюмерия-косметика, көнкүреш химиясе продукциясе кулланудан кешеләрнең гомере өзелә. Моның ише продукция тутырылган кечкенә генә савытлар халык телендә “фанфуриклар” дип йөртелә. Соңгы вакытларда азык-төлек кибетләрендә косметика лосьоннарын сату очраклары ешайды. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре рейд барышында Төзүчеләр проспектындагы тәүлек әйләнәсендә эшләүче кибеттә “фанфурикларның” ике төре - «Березовые почки» һәм «Чистый снег» лосьоннары (барлыгы 181 савыт) сатылуын ачыклады. Бу продукциянең барысы да сатудан алынып, экспертизага җибәрелде. Тикшеренү бәяләмәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк.

- Әлеге материалны полиция хезмәткәрләре рәсмиләштерде. Соңыннан ул Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына җибәреләчәк. Без исә административ хокук бозу турында эш кузгатып, әлеге спиртлы продукциягә экспертиза үткәрәчәкбез, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге консультанты Оксана Крамар.

Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, косметика лосьоннарын, шулай ук дару төнәтмәләрен дә, азык-төлек продуктлары булып тормаганлыктан, эчү максатында кулланырга ярамый, дип кисәтә. Аларны бу максатта куллану бик аянычлы төгәлләнергә мөмкин. Алкогольле продукцияне законсыз җитештерү яки сату фактлары турында  22-21-66 телефоны аша хәбәр итәргә була. Сезнең хәбәр кемнәрнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International