2016 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә инспекция җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Инспекция хезмәткәрләре катнашында узган Комиссия утырышында структур подразделениеләрнең начальниклары коррупциягә каршы агитациягә һәм дәүләт хезмәтендә коррупция куркынычларын бетерүгә юнәлдерелгән административ-хокук чараларына багышланган чыгышлар ясады. Моннан тыш дәүләти гражданлык хезмәткәрләре тарафыннан еш кына юл куела торган коррупциягә каршы закон бозуларга күзәтү ясалды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе инспекциянең коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге эшчәнлеген уңай бәяләп, вазыйфаи бурычларын үтәгәндә хезмәткәрләрнең корупциягә каршы көрәш турында закон таләпләрен үтәүләренә контрольлекне көчәйтү буенча тәкъдимнәр җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International