Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнеше күләмен учетка алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын эшләтү турында” 29.12.2015 ел, № 1459 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә билгеләнгән, 2016 елның 1 гыйнварыннан 2016 елның 31 мартына кадәр ваклап сату оешмалары сатып алган хәмерне ЕГАИСта теркәүнең ташламалы срогының 2016 елның 20 апрельдә чыгуы турында хәбәр итә.
2016 елның 1 апреленнән алкогольле продукцияне сатып алу турында мәгълүматны, хәмернең күпләп сатып алучылардан керүенә карап, ЕГАИСта теркәргә кирәк булачак.
ЕГАИС буенча гамәлдәге закон нигезләмәләрен бозган өчен Россия Федерациясе КоАП 14.17 статьясының 1 өлеше һәм 14.19 статьясы нигезендә административ җаваплылык күздә тотылган.
Административ йогынты чараларыннан котылып калу өчен, Сезгә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе форматындагы айлык мәгълүматларда, “Росалкогольрегулирование” форматындагы кварталлык декларацияләрдә 2016 елның 1 кварталы өчен алкогольле продукцияне сатып алу турында мәгълүматларның дөреслеген тәэмин итәргә кирәк. Моның өчен Сезгә әлеге мәгълүматларны беренчел документлар, алкогольле продукцияне җибәрүчеләрнең мәгълүматлары, шулай ук ЕГАИС мәгълүматлары белән чагыштырырга киңәш итәбез.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә тапшырылган 2016 елның гыйнвар, февраль айлары өчен айлык мәгълүматларда ялгыш мәгълүматлар табылган очракта, Сезгә 2016 елның 1 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр тутыру өчен билгеләнгән тәртиптә, 2016 елның март ае өчен айлык мәгълүматларга тиешле төзәтмәләр кертергә кирәк.
Шуны да искә төшерәбез: алкогольле продукцияне кабул итеп алганда факттагы мәгълүматларның ТТН мәгълүматларына туры килмәве ачыкланса, туры килмәү актлары (акты расхождения) (үзебездә җитештерелгән продукция өчен – ТОРГ – 2, чит илләрдә җитештерелгән продукция өчен – ТОРГ - 3) рәсмиләштерелә. Бу очракта ЕГАИСта аермалыклары булган ТТНны теркәгәндә, фәкать фактта җибәрелгән продукцияне генә күрсәтеп, “Туры килмәү акты” тутырыла.
Шул ук вакытта айлык мәгълүматларда, кварталлык декларацияләрдә ТТН нигезендә сатып алынган продукция күләмнәре чагылдырыла, ә туры килмәү актлары нигезендә продукциянең җитмәгән яки артып киткән күләмнәре - “Башка чыгым”(«Прочий расход ) яки “Башка керем” («Прочий приход») графаларында чагылдырыла.