Узган атнада Волга М-7 автомобиль юлының 755 нче чакрымында Ставрополь крае номерлары белән бер автомобильне тикшергәндә 50 литр сыешлы – 2 һәм 30 литр сыешлы 12 пластик савытта спиртлы сыекча табылган.
Машина йөртүче аңлатмасына караганда, сыешлыкларга шәраб тутырылган. Хуҗасыннан тартып алынган алкогольле продукция, эш материаллары белән бергә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына тапшырылган. Машина йөртүчегә карата маркировкасыз һәм товарны озату документларына ия булмаган килеш алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү факты буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган.