Татарстанда канцтоварлар урынына агулы лосьоннар сатыла торган кибетне япканнар.
Шушы көннәрдә генә Түбән Камада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре «Канцтовары. Ксерокопия» дигән кибеткә тикшерү үткәргән. Кибеткә алар җирле халыкның, һаман да “фанфурик” сатуны туктатмыйлар, якын-тирәдәге йортларның ишегалларында буш савытларның исәбе-хисабы юк, дип, телефон аша зар-интизар килгәннәрен тыңлаганнан соң килеп төшкән.
Чыннан да, тикшерүчеләр биредә зур сюрпризга юлыккан. Алар тартмаларда, дәфтәр-каләмнәр белән бергә, чама белән 1300 савыт «Этиловый» и «Антисептический» косметика лосьоннарын һәм 95 процентлы этил спиртын табып хәйран калган. 95 процентлы этил спирты гомумән дә табиб рецептлары белән аптекаларда гына сатылырга тиеш бит!
- Белгечләребез закон бозу очрагы буенча кирәкле материаллар тутырган арада да йөзләрендә нур әсәре калмаган адәмнәр биредән өзелеп тормады, - дип гаҗәпләнеп сөйләделәр безгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе териториаль органында.
БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ!
Мондый продукциянең составында бик куркыныч агу – метил спирты бар. Агулану өчен бер чәй кашыгы сыекчаны эчеп кую да җитә. Сыекчаның таркалу продуктлары бавырга һәм баш миенә генә түгел, күзнең челтәр катлавына да зур зыян сала. Каты агуланудан соң исән калган очракта да мондый кешенең сукыр калу ихтималы бик зур. Бу сыекча ким дигәндә укшыту барлыкка китерә. Агулануның гепатит сәбәбенә әйләнүе исә кома халәтенә һәм үлемгә китерә.