“Ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сатучыларга каршы көрәшнең яңа фазасы башлана. Чаллы башкарма комитеты карары белән 30 дан артыграк киоскны сүткәннән соң “фанфурик” сатучылар кибетләргә күченгән.
Әле шушы көннәрдә генә Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре нәкъ менә шундый фактны ачыклаган. Хосусый эшмәкәр челтәр азык-төлек кибетләренең берсендә (Тынычлык проспектында урнашкан) бер почмакны арендага алып, шунда парфюмерия-косметика продукциясе белән берочтан “ике төле максатта” кулланыла торган «Этиловый» һәм «Антисептический» лосьоннарын да сатуга керешкән.
Март аенда кибетләрдә барлыгы әнә шундый дүрт “фанфурик” почмагы табылган. Гыйнвар-февраль айларындагыга караганда күбрәк бу. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында билгеләп үтүләренчә, “фанфурик”ларга каршы көрәштә шәһәр халкы нык ярдәм күрсәтеп килә. Алар “Халык контроле” системасына мондый кибетләрнең адресларын хәбәр итә. Моннан тыш ведомство хезмәткәрләре үзләре дә закон бозучыларга йогынты ясауның нәтиҗәле ысулын тапкан.
«Күп кенә җитештерүчеләр һәм сатучылар закон нигезендә тыелган спиртны лосьоннарга алыштырды. Беренче карашка этикеткасы буенча кечкенә генә савыттагы продукциягә бәйләнеп тә булмый кебек, - дип эшләрендәге кайбер серләрен ачты безгә Дәүләт алкоголь инспекциясенең контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Наталья Кукушкина. - Әмма без бу лосьоннарны алып, экспертизага җибәрә башладык. Баксаң, савыт эчендә суга кушылган гап-гади спирт икән бит!.. Димәк, әлеге продукция косметика лосьоннарын җитештерү таләпләренә туры килмичә, алкогольле, спиртлы продукция әйләнешен җайга сала торган закон тәэсиренә эләгә, дигән сүз.
Моннан тыш Чаллыда бер ай эчендә тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатуның – 5 һәм тиешсез вакытта сыра сатуның 7 очрагы ачыкланган.