Әлмәт шәһәрендә ике кеше хәмерне законсыз саткан өчен суд хөкеме алдына баскан

2016 елның 1 апреле, җомга

Әлмәт судында легаль булмаган төстә алкогольле продукция сату белән шөгыльләнгән ике кешегә карата ачылган эш аерым тәртиптә карап тикшерелгән. Алар сатып яткан суррогат куллану өчен яраксыз гына түгел, бәлки кулланучылар сәламәтлеге өчен бик зыянлы да булып чыккан.

Тикшерүчеләр 2015 елның җәендә бу ир-атларның җинаятьчел бизнес оештырганнарын ачыклаган. Алар бизнесның бик гади схемасын уйлап тапканнар: спирты сыекча сатып алып, аны ярты литрлы гадәти шешәләргә тутырганнар да шуларга танылган маркадагы шәраб-аракы этикеткаларын чәпәп куйганнар. Товарларын очсызга сатканнар. Әйтик, бер шешә «Столичная» аракысы нибары 120 сум торган. Шулай итеп, кулланучылар азык-төлек  булып тормаган этил спирты нигезендә әмәлләнгән бик хәтәр агу белән “сыйланып” яткан.

 - Алар, алдан сүз куешып, үзләренә матди файда алу өчен үзара килешенеп, белә торып, кулланучылар сәламәтлеге иминлеге таләпләренә туры килми торган танылган төрле атамалардагы спиртлы сыекчаны базардагыдан күпкә түбән бәядән саткан, - дип хәбәр итте безгә Әлмәт шәһәре прокуроры урынбасары  Татьяна Федоровская.

Ир-атларның икесенең дә  - суд юлын әле тәүге таптаулары. Гаепләрен тулысынча танып, кылган гамәлләре өчен үкенүләре йомшаграк карар чыгару мөмкинлеге биргән.

- Нигә гаепләүләре аңлашыламы?

- Әйе, аңлашыла.

- Үзегезне гаепле итеп саныйсызмы?

- Әйе.

- Тулысынчамы?

-Әйе.

Суд хөкем ителгәннәрнең кечкенә балалары барлыгын һәм элегрәк аларның җинаять җаваплылыгына тартылмаганлыгын исәпкә алган. Нәтиҗәдә суд карары буенча аларның берсенә – ике һәм икенчесенә – өч елга шартлы җәза бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International