Татарстан Республикасы куллану базары өлкәсендә закон бозуларны булдырмый калу Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бурычларыннан берсе булып тора. Контрольлек итү формаларыннан берсе – оешмаларга һәм хосусый эшмәкәрләргә планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрү.
“Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын саклау турында” 26 декабрь, 2008 ел, № 294-ФЗ Федераль законның 10 статьясы нигезендә, планнан тыш тикшерүгә нигез булып, шул исәптән, дәүләт контрольлеге (күзәтчелек) органнарына гражданнардан кулланучылар хокукларының санга сугылмау фактлары (хокуклары санга сугылмаган гражданнар мөрәҗәгать иткән очракта) турында мөрәҗәгатьләрнең керүе тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына азык-төлек товарларын ваклап сату өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр бик еш алынып тора. Белгечләребез, нигезләр булган очракта, планнан тыш тикшерүләр үткәрә. Аларның барышында бик күп закон бозу очраклары ачыклана да инде.
2016 елның 1 кварталында Казан территориаль органы белгечләре яраклылык срогы чыккан һәм тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгән барлыгы 70 мең 300 сумлык товарны ачыклап, сатудан алды.
2016 елның 23 мартында Казан шәһәрендә азык-төлек товарларын ваклап сатучы ике хосусый эшмәкәргә карата планнан тыш күчмә тикшерүләр үткәрелде.
Тикшерү вакытында, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының 5, 10 статьяларын, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 елгы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 24, 11, 32 пунктларын, “Азык-төлек продукциясенең сәламәтлек өчен куркынычсызлыгы турында”, “Азык-төлек продукциясен маркировкалау” Таможня берлеге техник регламентларын санга сукмыйча, сатуда яраклылык срогы чыккан һәм чыгышы мәгълүм булмаган, бернинди маркировкасыз; җитештерү даталары һәм яраклылык сроклары турында мәгълүматлары күрсәтелмәгән азык-төлекнең сатудан алынмыйча тузан җыеп ятуы ачыкланды. Ә инде җитештерү датасы һәм яраклылык срогы күрсәтелмәгән азык-төлекнең яраклылык вакыты чыкканмы-юкмы икәнен бар, белеп кара син!
Тикшерүләр нәтиҗәсендә яраклылык вакыты чыккан барлыгы 3663 сумлык продукция, тәгаенләп әйткәндә: чи килеш ысланган колбаса, пешерелгән-ысланган колбаса, кетчуп, сельдь, бройлер чебие түшкәсе, икмәк-күмәч ризыкларының кибет киштәсендә искереп ятуы билгеләнде.
Җитештерү даталары, яраклылык сроклары, җитештерүчесе, товарларны имин куллану шартлары турында мәгълүматлары күрсәтелмәгән барлыгы 37752 сум 50 тиенлек кондитер, макарон һәм колбаса ризыклары, субпродуктлар, чикләвек, туңдырылган балык һ.б. продуктларның сатуга чыгарылганлыгы ачыкланды.
Шулай итеп, кечкенә генә ике сәүдә ноктасыннан барлыгы 41415 сум 50 тиенлек азык-төлекне сатудан алырга туры килде.
Әлбәттә инде, яраклылык срогы чыккан продукция дә сатудан алынып, тикшерү материаллары, административ йогынты чаралары күрү өчен, "Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелде.
Өенә кайткач, ашарга яраксыз ризыкны сатып алуын күргәннән соң кулланучының нинди пошаманга төшәсен күз алдына китерәсездер. Әле ярый, ашаганчы күреп алса... Өлкән яшьтәге кешенең вак хәрефләр белән язылган мәгълүматларны укырга күзлеге дә гел кул астында гына булып тормый бит. Гомумән, теләсә кайсыбыз шулай алданырга мөмкин.
Шуңа күрә сатучыларның намусына гына ышанырга кала. Ә алар үз кибете бусагасыннан атлап чыгуга гади кулланучы булып калулары турында уйламыйлар, күрәсең.
Территориаль орган белгечләре үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә, алга таба закон бозуларга юл куймас өчен, кибетләр хезмәткәрләренә укыту-өйрәтү характерында семинарлар үткәрде. Товарлар һәм аларның җитештерүчеләре турында кулланучыларга нинди мәгълүматлар күрсәтелергә, сатудагы товарларга бәя белешмәлекләренең ничек тутырылырга тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүенең нинди документлар нигезендә раслануы аңлатылды. Товарларның яраклылык срогын, саклау шартларын, товарларның “күршелек” кагыйдәләре үтәлешен контрольлектә тоту зарурилыгы аерым игътибар үзәгенә алынды. Юкса боларны үтәмәү кулланучының гомере, сәламәтлегенә куркыныч белән янардай товарларны сатып җибәрү ихтималын китереп чыгара бит!
Оешмалар җитәкчеләренең ачыкланган закон бозуларны юкка чыгару буенча тиешле барлык чаралар күрәсенә, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар, аңлату чаралары үткәрүнең хокукый яктан аң-белемнәрен үстерүгә ярдәм итәсенә, ахыр килеп, аларга Россия Федерациясе законнарын үтәү мөмкинлеге бирәсенә ышанып калабыз.