Узган атна ахырында Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Яшел Үзән-Казан юлында законсыз рәвештә аракы сатучыларга тап булды. Әйшә авылы янында урнашкан “ Юлдаш” кибетендә халыкка автомобиль запчастьлары белән бергә алкоголь продукциясе дә тәкъдим ителгән. Ләкин кибет хуҗасы-шәхси эшмәкәр М.Ю. Васимованың алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензиясе дә, товар-транспорт документлары да юклыгы ачыклана. Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренә трассада законсыз рәвештә алкоголь сатылу турындагы хәбәрне әлеге кибеткә кергәләп йөрүче машина йөртүчеләр җиткерә.
Нәтиҗәдә, әлеге факт буенча шәхси эшмәкәр – М.Ю. Васимага карата административ эш ачылды, тикшерү бара. Ә кибет киштәләрендәге 150сумнан сатылучы ярты литрлы 25 шешә әйләнештән алынды.