Берәүләр өчен – парфюмерия әйбере, икенче берәүләр өчен - эчемлек

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре яшерен махсус операция үткәрде. Ул шуның кадәр яшерен булды ки, журналистлар кая барганлыкларын килеп җиткәч кенә белде.

 Безне “ике төрле максатта” кулланылып,  берәүләр өчен – парфюмерия әйбере, икенче берәүләр өчен – эчемлек булып торган продукция эзләү максатыннан Дәрвишләр бистәсенә алып килгәннәр икән.  Инспекторлар иң элек тукталыш павильоны киоскында “фанфурик” сатылуын ачыклады. Сатучы эшнең нәрсәдә икәненә төшенеп, киоск ишеген эчтән шалт итеп бикләп куйды. Тарткалашуның мәгънәсе юклыгын аңлап алгач кына ишекне ачты. Куркып калмый хәлең юк – биредә банкалар да, полиэтилен капчыклар да “фанфурик”лар белән шыплап тутырылган булып чыкты. Киоск хуҗасы килде, әмма ул да накладнойларны күрсәтә алмады. Инспекция хезмәткәрләре бу “байлыкны” тартмаларга тутырып, экспертизага озатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International