Дәүләт алкоголь инспекциясе “фанфурик” ларегы эзенә төште

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

 Бүген Дәүләт алкоголь инспекциясе «фанфурик»лар сатыла торган тагын бер ларекның эзенә төште. Косметика сыекчасы рәвешендәге “фанфурик”лар эзенә. Алмаз Хәкимов әлеге законсыз сәүдә очрагы шаһитына әйләнде.

Алмаз ХәкимовГадел Миндубаев

Биредә сатып алучыларны бик тә яраталар. Тик менә Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләрен генә...

Сатучы көтелмәгән “кунаклар”дан куркып, ишекне бикләп үк куйды. Әмма эшнең зурга китәсен чамалагач, ачты тагы. Куркып та калырсың – бөтен җирдә шикле товар бит... Тартмаларга кечкенә банкалар тутырып куелган. Экспертлар әйтүенчә, аларга спиртлы сыекча тутыралар.

ТИМУР АРСЛАНОВ, ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ АЛКОГОЛЬ ИНСПЕКЦИЯСЕНЕҢ ӘЙДӘП БАРУЧЫ БЕЛГЕЧ-ЭКСПЕРТЫ

- Бу банкаларда косметика түгел, ә су кушылган спирт.

Ә инде “Сила природы”дип язылган пакеттагы спирты сыекчаның көч бирәсе урынга, киресенчә, аны суырып аласына иманыбыз камил, ди инспекторлар.

 

АРТУР ТАНАЩУК, ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ АЛКОГОЛЬ ИНСПЕКЦИЯСЕНЕҢ ӘЙДӘП БАРУЧЫ БЕЛГЕЧ-ЭКСПЕРТЫ

- Пакеттагысы тагы да яманрак: спирт полиэтилен белән “элемтәгә” керә бит.

Берникадәр вакыт узуга ларек хуҗасы да килеп төште. Инспекторлар һәм төшерү төркеме, әлбәттә инде, ханымның күңеленә хуш килмәде.

Бераз тынычлангач, ханымнан складын күрсәтүне сорадылар. Инспекторлар анда йөзләрчә савыт тутырылган тартмаларга тап булдылар. Павильон хуҗабикәсе товарга накладнойны табып күрсәтә алмады.

АРТУР ТАНАЩУК, ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ АЛКОГОЛЬ ИНСПЕКЦИЯСЕНЕҢ ӘЙДӘП БАРУЧЫ БЕЛГЕЧ-ЭКСПЕРТЫ

- Барлык товарны сатудан алып, экспертизага җибәрәчәкбез.

Шулай итеп, бүген павильонга килүчеләр буш кул белән китәргә мәҗбүр булды. Әмма ихтыяҗ бар икән, тәкъдим дә булачак. Димәк, Дәүләт алкоголь инспекциясе рейдлары әле дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International