Түбән Камада хуҗасы, канцелярия товарлары дигән булып, ягулы лосьоннар сатып яткан бер кибетне япканнар. Бу хәл Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре канцелярия товарлары белән сәүдә итүче һәм ксерокүчермәләр эшләүче кибеттә тикшерү үткәргәннән соң мәгълүм булган. Корабельная урамындагы 17 нче йортта яшәүчеләрнең бер-бер артлы җибәреп торган мөрәҗәгатьләре белгечләрнең сәүдә ноктасына килеп төшүләренә җирлек тудырган. Шулай итеп, биредә дәфтәр-каләмнәр белән бергә косметика лосьоннары һәм этил спирты (барлыгы 1 мең савыттан артыграк) да табылган. Кибет хуҗасы бер айга ике тапкыр штрафка тартылган. Шунан соң кибетне ябарга туры килгән.
Савытларга агызып сыра сатыла торган икенче бер сәүдә ноктасында исә аракы да сатылуы билгеләнгән. Шулай ук март аенда үткәрелгән тикшерүләр барышында торак йортларда урнашкан кибетләрдә парфюмерия продукциясе рәвешендә спирт сатылуы да ачыкланган. Әле моннан берничә көн элегрәк полиция хезмәткәрләре бер складта тиешле документлардан башка гына 465 л хәмер продукциясе сакланылуын билгеләгән. Шикле сыекча хуҗасыннан алынып, экспертизага җибәрелгән. Хәмер продукциясе хуҗасына карата административ эш кузгатылган.