“Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү турында” 22.11.1995 N 171-ФЗ Федераль законда 2016 елның 1 июленнән шәһәр җирлекләрендә урнашкан оешмаларның ЕГАИС системасына алкогольле продукцияне ваклап сату турында мәгълүматлар тапшыруы күздә тотылган. Күпләп һәм ваклап сату өлкәләренә товар алынуны ЕГАИСта раслауны гамәлгә кертү системага тоташуны соңгы көнгә калдырган күп кенә оешмаларның асылда яңа системадан тест режимында файдаланып тормастан эшли башлауларын күрсәтә. Әлбәттә инде, бу оешмалар, шул исәптән ЕГАИС системасында тәҗрибә һәм күнекмәләргә ия булмаулары аркасында, төрле кыенлыклар алдында кала. "Росалкогольрегулирование”, үз чиратында, 2016 елның февраленнән ваклап сату оешмаларына касса аппаратлары белән яңа системада эшләү тәртибенә төшенү мөмкинлеге бирде. ЕГАИСның продуктив контуры инде хәзер үк касса аппаратларыннан мәгълүматлар кабул итәргә әзер. Әмма шул ук вакытта 2016 елның 1 июленә кадәр тупланган барлык мәгълүматлар, тест мәгълүматлары буларак саналу сәбәпле, контрольлек чаралары үткәрелгәндә исәпкә алынмаячак. Касса аппаратларын системага вакытыннан алда тоташтырып кую кибетләргә бу процесска ияләшү белән беррәттән, "Росалкогольрегулирование”гә системаның техник куәтләрен чынбарлыктагы нагрузкага алдан ук җайлаштыру мөмкинлеге дә бирәчәк.
“Росалкогольрегулирование”, югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, ваклап сату кибетләреннән, алкогольле продукцияне ваклап сату турында мәгълүматлар тапшыру өчен, ЕГАИС системасына алдан ук тоташып куюларын сорый.