Тоташ контрольлек: нәрсә ул ЕГАИС, Татарстан кибетләре системага ничек җайлаша?

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

 Хәмер озак вакытлар буе фальсификат продукция арасында лидер булып килде. Һәр шешәдән бик җиңел генә әйбәт  керем алынуы, билгеле бер этапта спиртларның төрле типларын җитештерүчеләргә контрольлекнең югалуы, халыкның шактый ук зур өлешенең очсыз хәмергә кызыгуы сәбәпче булды моңа. Менә хәзер дәүләт янә, “яшел елан”ның һәр шешәсе хәрәкәтенең бөтен тарихын укып-белеп бару мөмкинлеге бирердәй бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын кертеп, әлеге “болганчык” процессны тоныкландыру омтылышын ясады. Әлбәттә, ЕГАИСның да кимчелекләре юк түгел. Чөнки сатып алучыларның күпчелеге моның нәрсә икәнен, штрих-код буенча нәрсәләрне һәм ничек укырга кирәклеген хәтта күз алдына да китерми. Аларга хәмер очсыз булса, шул җитә. Шулай да дәүләткә һичьюгында легаль сәүдә челтәрендә контрафактны ачыклау, сыйфатсыз партияләр тарихын “истә калдыру” мөмкинлеге бирердәй тәүге принципиаль адым бу. Бүген Татарстан илебездә ЕГАИС системасына йөз процентка тоташтырылган бердәнбер төбәк булып тора.

Эчкән кешене тыеп булмый, ә менә хәмер белән сәүдә итү өлкәсен тәртипкә салырга була, дигән карарга килгәннәр Саба районында. Биредә хәзер торак пунктыннан читтәге кибетләрдә генә “зәмзәм суы” белән сәүдә итәләр.  Беренчедән, “тыелган җимеш”кә юлны озайту өчен булса, икенчедән, балалар һәм дин тотучылар күзеннән читтәрәк булсын өчен.
Хәзер Юлбат авылында аракы  хәрәм әйбер булып санала. Инде менә 20 ел буе сатучы булып эшләүче Гөлназ Әгъләметдинова бу уңайдан үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты. “Авылыбызда күп эчәләр дип әйтмәс идем. Гаилә ихтыяҗлары өчен сатып алып китәләр - шуның белән шул. Кулланучы продуктның сыйфатын ничегрәк ачыклауга күптән өйрәнде инде. Хәзер кешеләр элекке еллардагыга караганда аңлырак”.
Монысы инде район үзәге  - Байлар Сабасы. Беренче зур азык-төлек кибетенә күз салмакчы иттек. Эш көне булса да, сатып алучылар гадәттәгечә күп. Киштәләрдә хәмер тапмакчы булдык. Нияз РАХМАН: “Саба районының азык-төлек кибетләре, чыннан да, үзләренең исеменә туры килә. Биредә халык куллануы товарлары: сөт, икмәк, карабодай, токмач – барысы да бар. Тик хәмер продукциясе генә юк. “Зәмзәм”суының үз урыны бар  - махсус кибетләрдә”.

Байлар Сабасында спиртлы эчемлекләр “Хәрәм” дигән алтакталы кибетләрдә генә сатыла хәзер. Ислам динендә тыелган әйберне шулай дип атыйлар. Районда башлыча татарлар яши. Шуңа күрә беренче карашка сәеррәк тоелган атаманы җирле халык бик яхшы аңлый. Хәмер генә түгел, тәмәке дә – хәрәм. Хәрәмнән башка гына яши алмаганнар махсус кибетләргә барып ала. Лилия Мостафина: «Сыйфатлы продукция сату, шулай ук кулланучыларның канәгать калулары безнең өчен мөһим”. Авыл халкы мондый бүленешне төрлечә кабул иткән. Кемнәрдер каршы килгән, кемнәрдер, киресенчә, җирле хакимиятләр тәкъдимен хуплап, мактап туя алмаган. Ни генә булмасын, хәзер авылларда хәмер сатмыйлар. Атнасына бер тапкыр махсус автолавкалар килеп китә дә – шуның белән шул. Җирле җитәкчеләр әйтүенчә, әлеге системаны керткәнче, эшмәкәрләр белән озын-озакка сузылган сөйләшүләр булган. “Хәрәм” кибетләре – тулысынча муниципалитет карамагында. Бизнесменнар аннан үзләренә бик тә файдалы шартларда баш тарткан.

Нәкъ менә биредә, Саба районында, Татарстанда беренчеләрдән булып алкогольле продукция учетын алып баруның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы – ЕГАИС гамәлгә кертелгән. Барлык сәүдә нокталары өчен дә мәҗбүри ул. 1 апрельдән әлеге система бөтен ил күләмендә эшли башлады. Татарстан Россиядә җиде меңнән артыграк сәүдә челтәре (100 процент!) системага тоташтырылган тәүге төбәккә әйләнде. Хәзер исә алкогольле продукциянең, җитештерүчесеннән алып, кулланучыга кадәрге бөтен юлын яңа система буенча күзәтеп торырга мөмкин. Шешәдәге махсус код  - барлык мәгълүматларны дөрес итеп онлайн-режимда тапшырып килүче үзенә күрә бер паспорт ул. Шул рәвешле дәүләт акцизлардан салым керүне генә түгел, продуктның сыйфатын да контрольдә тота. Әлбәттә инде, җитештерүчеләр өчен артык акча чыгару һәм артык мәшәкать бу. Системаны урнаштыру якынча 50-60 мең сумга төшә. Компьютер һәм дә өзлексез эшли торган интернет кирәк. Сүз уңаеннан, Татарстан ЕГАИСны сынап караган тәүге төбәк булып торуын да искәртеп үтик. Алкогольле продукциянең сыйфатына контрольлек итү өлкәсен тәртипкә салу – ЕГАИСның төп бурычы әнә шул. Яңа закон таләпләре йогынтысына, сәүдә челтәрләреннән, хәмер җибәрүче һәм җитештерүчеләрдән тыш, ресторанар, кафе, җәмәгать туклануы урыннары да эләгә. Чөнки нәкъ менә ресторан-кафелар – контрафакт хәмер таратуның төп чыганагы. Еш кына танылган бренд “кабыгы” астында суррогат “яшеренгән” була. Ресторан-кафеларда исә легаль булмаган продукцияне сатуы бик җиңел. Җитештерүчеләр үзләре дә моңа борчыла. Чөнки бу исә җитештерүче-компания имиджына  суга.
 Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсеннән белдерелгәнчә, республикабызга легаль булмаган хәмер күрше төбәкләр аша килеп эләгә. Болар – Самара, Ульяновск. Ә инде контрафактның төп ташкыны Казахстаннан “ага”. Суррогат хәмерне чыныннан күз белән карап кына түгел, бәлки Казан аракы-шәраб заводының үзәк лабораториясендә заманча приборлар ярдәмендә аералар.

Суррогатны эчәргәме, әллә юкмы икәнен кулланучы үзе хәл итә әлбәттә. Биредә бернинди лаборатория анализы да ярдәм итми. Ә менә ул кеше сәламәтлегенә бик тә җитди зыян салырга мөмкин. Суррогатның “күләгәдәге” әйләнешен киметү, хәмер базарын “үтә күренмәле”гә әйләндерү, гражданнарның өйләрендә һәм җәмәгать урыннарында нәрсәләрне эчүенә күз-колак булып торау, дәүләтнең керемнәрен арттыру – боларның барысын да яңа система хәл итәргә тиеш. Кыскасы, озакка сузылган җитди эш. Легаль булмаган аракының “кранын” тулысынча ябып куюны аңлатмаска да мөмкин ул.  Иң элек эчү культурасына өйрәнергә кирәк. Эчәсең икән, сыйфатлысын эч. Татарстанның аерым бер районында кабул ителгән карар – иң дөреседәдер, бәлки. Хәмерне аерым кибетләрдә генә сату, мондый кибетләргә фәкать зурларны гына кертү карары. Вакытлар узу белән дәүләт ягыннан контрольлек кирәк булмый башларга да мөмкин. Үзеңне-үзең контрольдә тоту – нәрсә эчәсеңне һәм ничек яшисеңне билгели торган бердәнбер дөрес регулятордыр, бәлки.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International