«Фанфурик»лар дәвалану һәм косметика максатында эшләп чыгарылса да, кайбер гражданнарыбыз мондый средстволарга башка кулланылыш таба - алардан хәмер эчемлекләре сыйфатында файдалана. Массакүләм мәгълүмат чаралары “фанфурик”ларга каршы көрәшкә зур өлеш кертә: алар ачыкланган фактлар, агулану очраклары һ.б. турында үз вакытында халыкка хәбәр итеп килә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәр эшмәкәрне гражданлык позициясенә ия булырга, әхлак нормаларына таянырга һәм әлеге спиртлы продукцияне сатуны кичекмәстән туктату турында карарга килергә өнди.