Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районында 365 сәүдә объекты ЕГАИС системасын куллана

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районында барлык 365 сәүдә объекты ЕГАИС системасын куллана. Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми мәгълүматлары бу. Кибетләр һәм кафеларда хәмер әйләнешен чагылдыручы бердәм системаның 2016 елның беренче гыйнварыннан гамәлгә кертелгәнлеген исегезгә төшерик.

Ике ай эчендә барлыгы 600 тыс. л күләмендә хәмер продукциясе система аша үткән. Җәен градуслы эчемлекләр белән сәүдә итүчеләрне башка яңалыклар да көтә. “НТР” телекомпаниясенә Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органының контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Елена Кубасова хәбәр иткәнчә, сәүдә предприятиеләре хәмер продукциясе алыну фактын гына түгел, бәлки аны сату фактын да ЕГАИСта теркәргә тиеш булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International