Киңәшмәдә хәмер продукциясен сату мәсьәләләре каралды

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

31 март көнне мэриянең утырышлар залында хәмер сатучы сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу булып үтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева 2016 елның 1 мартына Лениногорск муниципаль районында 177 сәүдә объектында алкогольле продукцияне ваклап сатуның хәл ителүен билгеләп үтте. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 97 процент бу, диде ул.

2016 елның гыйнвар-февраль айларында Лениногорск районы         һәм Лениногорск шәһәрендә яшәүчеләргә 21,6 мең дал күләмендә хәмер продукциясе (2015 елның гыйнвар-февраленә карата 105% (20,5 мең дал.) сатылган. Чагыштыру өчен: тулаем Татарстан Республикасы буенча әлеге күрсәткеч 101% тәшкил иткән. Аракы исә  12,7 мең дал күләмендә (2015 елның гыйнвар-февраленә карата 110% (11,6 мең дал) сатылган.

Татарстанның Көньяк-Көнчыгышында мәгълүмат системаларының интеграторы Виталий Бондарев  ЕГАИС системасында эшләү белән таныштырды. Ул системада эшләүне бик аңлешлы итеп аңлатты, ЕГАИС системасында әле яңа гына эшли башлаучыларга төп мәсьәләләрне аңлатты.

Киңәшмәдә «Алкоторг» ҖЧҖнең 36 нчы склад супервайзеры Ильяс Кашапов җәмгыятьнең эше турында сөйләп үтте. “Болгар сырасы” ААҖнең территорияләрне үстерү буенча менеджеры  Антон Калугин презентация характерында чыгыш ясады.

Ә инде «Архградстройконтроль» учреждениесенең бүлек белгече киңәшмәгә җыелган җитәкчеләргә 1 апрельдән үзләренә билгеләнгән территорияләрне җыештыру буенча экологик икеайлыкның башлануы турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International