2016 елның 30 мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, Чаллы шәһәре башкарма комитеты икътисадый үсеш идарәсенең куллану базары бүлеге, Комсомол районы администрациясе, Чаллы шәһәре Комсомол районы 2 нче полиция бүлеге хезмәткәрләре һәм № 15/XVII йорт вәкилләре катнашында күчмә киңәшмә уздырылды.
ЗЯБ бистәсендә № 15/XVII йортта яшәүчеләр, йортның беренче катында тәүлек әйләнәсендә эшләүче “Продукты 24 часа. Разливные напитки 24 часа” кибете ачылганнан соң төнге шау-шудан гарык булулары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталының интернет-кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Күчмә утырыш барышында хосусый эшмәкәрнең хәтта ки алкогольле продукцияне ваклап сатуга тиешле лицензиясе дә булмаганлыгы ачыкланды. Шулай итеп, аның кибетендә барлыгы 484 шешә хәмер сатудан алынган булып чыкты. Кибет хуҗасына карата РФ КоАП 14.1 статьясындагы 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә тутырылачак.
Март аенда Чаллы шәһәрендә барлыгы 20 контрольлек чарасы үткәрелеп, гамәлдәге законны бозуның 18 очрагы ачыкланган. Шуның 16сы – алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше буенча.