Әлегә базар экспертлары фикер алышу белән мәшгуль. Киләсе елга бюджетны тикшергәндә карар кабул ителергә мөмкин, ди РФ вице-премьеры Александр Хлопонин.
Хәмергә акцизларны киметү ихтималы турында мәсьәлә базардагы хәлләрне җитди төстә анализлауны таләп итә. Бу мәсьәлә 2017 елга бюджетны әзерләгәндә каралырга мөмкин, тик әлегә карар кабул ителмәгән әле, дип хәбәр итте журналистларга РФ вице-премьеры Александр Хлопонин, РФ Икътисадый үсеш министрлыгының контрафактны базардан кысрыклап чыгару өчен алкогольле продукциягә акцизлар ставкасын киметү тәкъдименә аңлатма биреп.
“Базарны бик җентекләп анализларга кирәк. Чыннан да, хәзер әнә шундый анализ ясау бурычы тора, тик турыдан-туры җавап юк әле”, - диде Хөкүмәт Рәисе урынбасары.
Аның әйтүенчә, хәзер экспертлар дәрәҗәсендә фикер алышу бара. Хлопонин, киләсе елга бюджетны тикшергәндә без бу мәсьәләгә әйләнеп кайтырга мөмкинбез, әмма моның өчен экспертларның бик тә җитди бәяләмәсе кирәк, дип аныклап үтте.