Контрольлек итүче органнар хезмәткәрләре Әлмәт шәһәре кафеларының берсендә гражданин гаризасы буенча тикшерү барышында алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше фактын билгеләде. Тәгаенләп әйткәндә, барменның эш өстәленә түбәндәге хәмер продукциясенең законсыз менеп “кунаклавы” билгеләнде:
- агызып тутыру датасы һәм партия номеры күрсәтелмәгән 10 шешә «Столичная» аракысы;
- агызып тутыру датасы күрсәтелмәгән һәм РФ акциз маркалары белән тамгаланмаган 7 шешә «Арагви» коньягы.
Әлеге алкогольле продукция әйләнешенең легаль булуын раслаган товарны озату документларын күрсәтүче табылмады.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы предприятиегә карата закон бозу очрагын ачыклау факты буенча административ хокук бозу турында беркетмә тутырды. Административ орган, югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, предприятиене РФ КоАП 14.16 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында гариза белән Арбитраж судына мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Арбитраж суды предприятиене, алкогольле продукциясен конфискацияләп, 200000 сум күләмендә административ штраф салу белән, административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул итте.