Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше фактларын билгеләгән:
- Ютазы районында яшәүче берәүнең автомобилендә һәркайсы 1,5 әр л сыешлыклы 7 пластик шешәдә барлыгы 10,5 л күләмендә спиртлы сыекча табылып, тартып алынган;
- Ютазы районында яшәүче берәүнең өй шартларында әзерләнгән 1 литр күләмендә хәмер продукциясен 200 сумнан сату факты ачыкланган. Тикшерү барышында өй шартларында әзерләнгән барлыгы 241 литр күләмендә алкогольле продукция тартып алынган;
- Ютазы районында яшәүче берәүнең өй шартларында әзерләнгән 0,5 литр күләмендә хәмер продукциясен 100 сумнан сату факты ачыкланган. Тикшерү барышында өй шартларында әзерләнгән барлыгы 138,5 литр күләмендә алкогольле продукция тартып алынган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке эшләр органнарыннан алынган административ материаллар нигезендә гражданнар тарафыннан административ хокук бозуларга юл куелганлыгын билгеләде.