Ваклап сату оешмалары тарафыннан 2016 елның 1 гыйнварыннан 2016 елның 31 мартына кадәр сатып алынган хәмер продукциясен ЕГАИСта теркәүнең ташламалы чоры 2016 елның 20 апрелендә төгәлләнә, дип искә төшерә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе.
2016 елның 1 апреленнән алкогольле продукция сатып алу турында мәгълүматларны, товар җибәрүчеләрдән хәмер продукциясе керүгә карап, ЕГАИСта теркәргә кирәк.
ЕГАИС буенча гамәлдәге закон нигезләмәләрен бозган өчен Россия Федерациясе КоАП 14.17 статьясының 1 өлеше һәм 14.19 статьясы нигезендә административ җаваплылык күздә тотылган.
Административ йогынты чараларыннан котылып калу өчен, Сезгә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе форматындагы айлык мәгълүматларда, “Росалкогольрегулирование” форматындагы кварталлык декларацияләрдә 2016 елның 1 кварталы өчен алкогольле продукцияне сатып алу турында мәгълүматларның дөреслеген тәэмин итәргә кирәк. Моның өчен Сезгә әлеге мәгълүматларны беренчел документлар, алкогольле продукцияне җибәрүчеләрнең мәгълүматлары, шулай ук ЕГАИС мәгълүматлары белән чагыштырырга киңәш итәбез.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә тапшырылган 2016 елның гыйнвар, февраль айлары өчен айлык мәгълүматларда ялгыш мәгълүматлар табылган очракта, Сезгә 2016 елның 1 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр тутыру өчен билгеләнгән тәртиптә, 2016 елның март ае өчен айлык мәгълүматларга тиешле төзәтмәләр кертергә кирәк.
Шуны да искә төшерәбез: алкогольле продукцияне кабул итеп алганда факттагы мәгълүматларның ТТН мәгълүматларына туры килмәве ачыкланса, туры килмәү актлары (акты расхождения) (үзебездә җитештерелгән продукция өчен – ТОРГ – 2, чит илләрдә җитештерелгән продукция өчен – ТОРГ - 3) рәсмиләштерелә. Бу очракта ЕГАИСта аермалыклары булган ТТНны теркәгәндә, фәкать фактта җибәрелгән продукцияне генә күрсәтеп, “Туры килмәү акты” тутырыла.
Шул ук вакытта айлык мәгълүматларда, кварталлык декларацияләрдә ТТН нигезендә сатып алынган продукция күләмнәре чагылдырыла, ә туры килмәү актлары нигезендә продукциянең җитмәгән яки артып киткән күләмнәре - “Башка чыгым”(«Прочий расход ) яки “Башка керем” («Прочий приход») графаларында чагылдырыла.
Бу мәсьәләдә киңәш-табыш алу өчен түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итәргә була: Әлмәт ш.,. Гафиатуллин ур., 26. Тел.: (8553) 22-21-66, 22-21-44.