Агымдагы елның 29 мартыннан 4 апреленә кадәрге чорда Казан территориаль органына гражданнардан Казан шәһәре Авиатөзелеш районының “№299 балалар бакчасы” муниципаль автоном мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе янында урнашкан кисокта сыра һәм спиртлы сыекчалар белән сәүдә итүнең законлы булу-булмавын тикшерү мәсьәләсе буенча 7 мөрәҗәгать керде.
2016 елның 4 апрелендә Казан территориаль органы полиция һәм район хакимияте вәкилләре белән берлектә, алынган мөрәҗәгатьләргә оператив төстә җавап бирү һәм законсыз коммерция эшчәнлегенә киртә кую максатыннан, административ тикшерү кысаларында мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән адрес буенча юл тотты.
Тикшерү нәтиҗәсендә югарыда телгә алып үтелгән балалар бакчасы капкасыннан нибары 11 метр ераклыкта урнашкан киоскта – стационар булмаган сәүдә объектында, гамәлдәге закон таләпләрен санга сукмыйча, рәхәтләнеп “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекчалар һәм сыра сатып ятулары билгеләнде.
Шулай итеп, тикшерү нәтиҗәләре буенча барлыгы 17 мең сумлык 125,5 л сыра һәм сыра эчемлекләре, 29,6 л күләмендә “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекча легаль булмаган әйләнештән алынды.
Тикшерүдән соң икенче көнне үк – 2016 елның 5 апрелендә киоск – стационар булмаган сәүдә объекты сүтелде.