Косметика әйберләре рәвешендә этил спирты саталар

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

 Агымдагы елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, урыннарын һәм шартларын чикләүләрнең үтәлеше мәсьәләсе буенча мониторинг үткәрде.

Инспекция хезмәткәрләре үткәрелгән мониторинг кысаларында стационар булмаган сәүдә объектында – Казан шәһәренең Совет районында урнашкан павильонда хосусый эшмәкәрнең парфюмерия-косметика продукциясе, сыра һәм сыра эчемлекләре саткан булып этил спиртын ваклап сату фактын ачыклады.

Шул сәбәпле Инспекция хезмәткәрләре хосусый эшмәкәргә карата РФ КоАП  14.16 статьясының 1 өлеше, 14.16 статьясының 3 өлеше буенча (алынган продукцияне конфискацияләп, барлыгы 25 мең сумга кадәр штраф рәвешендә  максималь җәза күздә тотыла) административ хокук бозу турында ике эш кузгатты.

Шулай итеп, барлыгы  83 мең сумлык 314,5 литр спиртлы продукция, 226,5 литр сыра һәм сыра эчемлекләре легаль булмаган әйләнештән алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International