Лосьон өчен штраф чәпиләр

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

“Фанфурик”лар белән сәүдә итү республикада иң төп проблемаларның берсе булып кала. “Ике төрле максаттагы” спиртлы лосьоннар, элеккечә үк - башлары эчүдән чыкмаган адәмнәрнең яраткан эчемлеге. Полиция хезмәткәрләре Бөгелмә районы кибетләренең берсенә тикшерү үткәрү барышында косметика лосьоны сату фактын ачыклады. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре административ хокук бозу турында эш кузгатып, экспертиза билгеләү турында бәяләмә чыгарды. Үткәрелгән экспертиза тикшеренүе нәтиҗәләре кибеттә сатудан алынган продукциянең су кушылган спирт булып, ГОСТ таләпләренә туры килмәвен күрсәтте. Административ орган эшмәкәрне административ җаваплылыкка тарту турында гариза белән арбитраж судына мөрәҗәгать итте. Суд, сатудан алынган продукциясен конфискацияләп,   1000 сум күләмендә административ штраф салу нигезендә, эшмәкәрне административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарды.

          Лениногорск шәһәре кибетендә дә косметика лосьонын сату факты билгеләнде.  Биредә дә тикшеренү нәтиҗәләре сатудан алынган продукциянең су кушылган спирт булып, ГОСТ таләпләренә туры килмәвен күрсәтте.  Татарстан Республикасы Арбитраж суды, сатудан алынган продукциясен конфискацияләп,   2000 сум күләмендә административ штраф салу нигезендә, эшмәкәрне административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International