Җаныңмы, әллә... “фанфурик”мы?

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

 2016 елның 6 мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре Лениногорск шәһәрендәге «Промтовары» кибетендә  364 савыт “фанфурик”ны сатудан алды. Хуҗалык итүче субъектлар арасыннан күпчелегенең әлеге товарның бернинди дә проблема китермәвенә, билгеле бер адәмнәрнең башын әйләндергән шешәчекләрнең контрольлек итүче органнар хезмәткәрләре игътибарын җәлеп итмәвенә иманы камил.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре көн саен сәүдә объектларына мониторинг уздыра. Шул мониторингларның берсе барышында хезмәткәрләребез күзенә «Промтовары» кибете янында  “фанфурик” тоткан исерек бер ир-ат чалынды.

Лениногорск районы буенча мобиль төркем шундук әлеге сәүдә ноктасына килеп, тикшерү барышында “ике төрле максаттагы” спртлы продукцияне. тәгаенләп әйткәндә,  357 данә «Березовые почки» лосьонын һәм «Чистый люкс лосьонын, барлыгы 36,4 литр күләмендә сатудан алды.

“Фанфурик”лар «киштә астыннан» гына сатылып, тартмаларда һәм чиләкләрдә сакланган булып чыкты. Хосусый эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында материал тупланды.

“Фанфурик”лар куллану сәламәтлеккә бик нык зыян салып, күп кенә авырулар сәбәбенә әйләнә. Тик, ни кызганыч, бу хәлгә әлеге продукцияне кулланучыларның гына исе китми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International