Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре алынган бер шикаять буенча тикшерү үткәргән. Кафеда барменның эш өстәлендә контрафакт хәмер продукциясе: шешәгә тутыру датасы һәм партияне теркәү номеры күрсәтелмәгән 10 шешә «Столичная» аракысы, шулай ук шешәгә тутыру датасы күрсәтелмәгән һәм РФ акциз маркалары белән тамлаганмаган 7 шешә «Арагви» коньягы табылган. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренә алкогольле продукциянең легальлеген раслаган документлар күрсәтүче табылмаган.
- ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әлеге хәлне ачыклау факты буенча предприятиегә карата административ хокук бозу турында беркетмә тутырды. Административ орган, югарыда бәян ителгәннәр нигезендә, предприятиене РФ КоАП 14.16 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында Арбитраж судына мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы Арбитраж суды, алкогольле продукциясен конфискацияләп, 200000 сум күләмендә административ штраф салу нигезендә, предприятиене административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул итте, дип хәбәр итте безгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Алина Виноградова.