Хәмер продукциясе белән сәүдә итүче барлык кибетләр һәм җәмәгать туклануы нокталары 1 апрельдән этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше күләменә дәүләт контрольлеген булдыру өчен билгеләнгән Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына – ЕГАИСка тоташтырылырга тиеш.
Бөтен Татарстан күләмендә тикшерү максатындагы рейдлар уздырылды. Инде 1 гыйнвардан ук сәүдә ноктасына алына торган хәмер ике накладной – кәгазь һәм электрон накладной булганда гына кабул ителергә тиеш. ЕГАИС алкогольле продукция әйләнешен контрольдә тоту мөмкинлеге бирә. Сатучылар да аннан канәгать. Аларның фикеренчә, мондый система товарның сәламәтлек өчен курынычсызлыгын гарантияли. Эшмәкәрләргә өстәмә чыгымнар китерсә дә, өстенлекләре барыбер күбрәк аның: ЕГАИС кулланучыны легаль булмаган продукция сатып алудан коткара, шулай ук товар җибәрүчеләрне дә үзләренең эшенә җаваплырак карарга мәҗбүр итә. 21 июльдән барлык кибетләрдә сканерлар урнаштырылып, сатып алучы шулар ярдәмендә товарның легальлеген тикшерү мөмкинлеге алачак.
ЕГАИС инде 2006 елда ук алкогольле продукция җитештерүчеләргә һәм күпләп сату оешмаларына карата гамәлгә кертелгән иде. Әмма ул чагында аны техник яктан камилләштерергә кирәк булуы беленде. Менә инде 2015 елның июлендә хәмер базарында катнашучыларның барчасы өчен дә ЕГАИС системасын гамәлгә кертү турында карар кабул ителде. ЕГАИС системасы алкогольле продукциянең, җитештерүче конвейерыннан алып, ваклап сату ноктасы киштәсенә кадәрге бөтен юлын күзәтү мөмкинлеге бирә. Кулланучыга сатып алынган товарының, чыннан да, этикеткасында күрсәтелгән заводта җитештерелгәнлегенә инануы өчен кирәк бу.
Эшмәкәрләр яңалыкны, әлбәттә инде, системаны гамәлгә кертү чыгымнары ягыннан бәяли. Хәмер базарында катнашучыларның чыгымнарын киметү өчен системаны этаплап гамәлгә кертү турында карар кабул ителде.
“Росалкогольрегулирование”дә билгеләп үтелгәнчә, Татарстан – 100 процентка системага тоташтырылган бердәнбер төбәк. Башка төбәкләрне тоташтыру актив төстә дәвам итә.
ЕГАИС системасы – ирекле система, ягъни файдалану өчен мәҗбүри булган билгеле бер программа чыгарылмый, бәлки хәмер базарында катнашучы һәркем үзенең контрагентын сайлап алып, шуның белән техник чишелешләрне хәл кыла. Әлбәттә, сыйфатсыз программа чыгарып, ЕГАИС системасын гамәлгә кертүдән баеп калырга нияләүче намуссыз оешмалар да җитәрлек. ЕГАИСны гамәлгә кертү өчен төп җиһазның бәясе 10 мең сумнан артмый. Ә инде 1 июльдән, системаның тулы эшен тәэмин итү өчен, тагын 35-40 мең сум акча чыгарырга туры киләчәк. Тулаем чыгым күләме 50 меңнән артмый. Эшмәкәрләр Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында ЕГАИСта эшләү өчен җиһазлар белән тәэмин итүче оешмалар исемлеге белән таныша ала. Болар – ышанычлы, сыналган оешмалар. ЕГАИС тулы куәтенә эшли башлагач, сатучы лицензияле сәүдә ноктасында бары тик легаль һәм сыйфатлы продукция сатып алуына 100 процентка ышану мөмкинлеге алачак. 1 июльдән башлап, сатучы кулланучының күз алдында алкогольле продукцияне сканер аша уздырачак. Сканер мәгълүматларны укый алмаса, бу легаль хәмер түгел, дигән сүз. Сканер мәгълүматларны укый алган очракта исә кулланучы сыйфатлы продукция сатып алуына инаначак.
ЕГАИС системасы – хәмер базарына контрольлек итү формаларыннан берсе генә әле. Моннан тыш халык та бу мәсьәләдә зур активлык күрсәтә. Күп кенә гражданнарыбыз ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең “кайнар линия”сенә мөрәҗәгать итә. Шулай ук “Халык контроле”дә ярдәмгә килә.