Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре даими рәвештә хәмернең законсыз әйләнешенә каршы көрәш алып бара. Алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияләренең гамәлдә булу срогы төгәлләнгән сәүдә нокталары һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре – аерым контрольлектә. 2016 елның 30 марты һәм 1 апрелендә Чистай районында мобиль төркемнең эш барышында җәмәгать туклануы предприятиеләре, шулай ук төнлә эшләүче сәүдә объектлары һәм клублар игътибар үзәгенә алынды. Ике очракта Чистай шәһәрендә закон бозулар ачыкланды.
30 март көнне «Квартал» кафесының бар киштәсендә товар озату документлары булмаган килеш 7 атамадагы хәмер продукциясе табылды. Күчемсез милекне арендага алу килешүе нигезендә, әлеге кафе бүлмәсен «АлкоГрад» ҖЧҖ хәмер продукциясен ваклап сату эшчәнлеген алып бару максатында арендага алып тора. Әмма «Квартал» кафесында алкогольле продукцияне ваклап сату хокукына лицензия инде 2016 елның 15 мартында ук гамәлдән чыккан. Административ тикшерү кысаларында биредә 5,8 литр күләмендә алкогольле продукция сатудан алынды.
«Маэстро» ҖЧҖнең «Дежавю» төнге клуб бары киштәсендә бәя белешмәлекләре урнаштырылмаган, товарны озату документлары булмаган 4 атамадагы алкогольле продукция табылды. Алкогольле продукциянең сатылмавы турында нинди дә булса мәгълүматлар күренмәде. Алкогольле продукцияне ваклап сату хокукына лицензияне дә күрсәтүче кеше табылмады. Соңыннан аның 2016 елның 4 февралендә гамәлдән чыкканлыгы билгеле булды. Контрольлек чаралары барышында барлыгы 8,75 литр күләмендә хәмер продукциясе сатудан алынды. Хәзерге вакытта алминистратив тикшерү алып барыла. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылачак.