Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар һәм җаваплар
1. Сорау: Гарантия срогы вакытында электр чәйнегемнән су ага башлады. Ремонтлау өчен гарантия мастерскоена тапшырдым. Бер айдан артыграк шалтыратып хәбәр итүләрен көттем. Сабырлыгым төкәнгәч, үзем шалтыратырга булдым. Миңа: “Актны килеп алыгыз. Аны сатучыга күрсәткәч, чәйнегегезне башкасына алыштырып бирерләр”, – дигән җавап ишеттем. Бу актта нәрсәләр язылырга тиеш икән, дип соравым.
Җавап: Кимчелекләр гарантия срогы дәвамында ачыкланган очракта ремонт 45 көннән артыгракка сузыла алмый (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 20 ст.). Сервис үзәге хезмәткәрләре актта товарның гарантия ремонтына кабул итеп алынганлыгын, әмма ремонт үткәрелмәгәнлеген күрсәтергә тиеш. Сатучы шушы язу нигезендә сезгә ватык чәйнегегезне яңасына алыштырып бирергә бурычлы.
2. Сорау: Мобиль телефонны гарантия мастерскоена тапшырган идем. Аны 45 көн буе ремонтладылар. Алырга дип килгәч, тикшереп карадым – эшләми. “Димәк, тагын ремонтлаячакбыз”, – диделәр. Әмма мин бу телефоннан баш тартып, аның өчен түләнгән акчамны кире аласым килә. Моны ничек хәл итәргә икән?
Җавап: Бер еллык гарантия срогы әле чыкмаган, ә товар ремонтта инде 45 көннәр артыграк ята икән, ремонтны дәвам итәргәме яки сату-алу килешүен өзәргәме икәнен сез үзегез хәл итүгә хокуклы. Ремонтны дәвам итәргә, дигән карарга килсәгез, неустойка түләүләрен таләп итә аласыз. Ул, 46 нчы көннән башлап, ремонтның һәр көне өчен товар бәясеннән 1 % тәшкил итә (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 20 һәм 23 ст. ).
Сату-алу килешүен өзәргә ниятләсәгез, үзегезнең таләбегезне язмача бәян итегез. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18, 22, 24 статьяларына таянып, товарның кайда икәнлеген күрсәтегез. Претензияне стучыга тапшырып, икенче нөсхәсендә аны кабул итеп алган хезмәткәрнең имза салуын барлагыз. Претензиягезне шундый-шундый көндә кабул итеп алуларына дәлил булып тора бу. Сезгә акчагызны кире кайтарып бирүдән баш тарта алмыйлар. Чөнки 45 көн эчендә юкка чыгарылмаган кимчелек – җитди кимчелек, ә әлеге кимчелеге булган товар сыйфатсыз булып санала.
3. Сорау: Кесә телефоным 9 ай эчендә ике тапкыр ватылды. Ул батареясенә тулысынча зарядка алгач, үзенән-үе сүнә һәм башка кабынмый. Хәзер телефоным инде өченче тапкыр ремонтта. Сервис үзәгендә дүртенче тапкыр ватылганнан соң түләнгән акчамны кире кайтарачакларын яки телефонны башкасына алыштырып бирәчәкләрен әйттеләр. Әмма мин инде хәзер үк бу мәсьәләне хәл итәсем килә. Моны хәл итеп булырмы икән?
Җавап: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясы нигезендә, җитди кимчелекне ачыклагач ук (телефонның кабынып китә алмавы җитди кимчелек булып тора) телефон өчен түләнгән акчагызны кире кайтаруларын таләп итә ала идегез. Әмма сез гарантия ремонтына ризалык биргәнсез икән, тагын ватылганын көтәргә туры киләчәк. Бу очракта гарантия срогы, товардан күпме файдаланмаган булсагыз, шул вакытка озайтыла. Әлеге чор кулланучының товардагы кимчелекләрне юкка чыгару таләбе белән мөрәҗәгать иткән көннән башлап, ремонтлаганнан соң товарны тапшыру көненә кадәр исәпләнелә (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 20 ст. 3 п.). Әмма гарантия срогы чыккач та – ике ел дәвамында сез товарның сыйфатына пртензия белдерүгә хокуклы. Дөрес, телефоныгыз җитештерүчесе гаебе белән эшләмәгән очракта гына.
4. Сорау: Чираттагы ялга китәр алдыннан нетбук сатып алган идем. Бик нык ашыгуым сәбәпле аны кибеттә тикшереп карап алмадым. Өйгә кайткач, 16 көннән соң гына зарядка җайланмасының эшләмәвен аңладым. Кибеттә, хәзер сервис үзәгенә барырга кирәк, чөнки товарны алыштыру яки түләнгән акчаны кире кайтарып алу өчен ике атналык срок узган инде, диделәр. Чыннан да, шулаймы икән? Товарны сатучыга кире тапшыра алмаммы икән?
Җавап: Сезнең товар техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә (РФ Хөкүмәтенең 1998 ел, № 55 карары) керә. Шуңа күрә, фәкать җитди кимчелеге булганда гына, сез аны 15 көнлек сроктан соң башкасына алыштыра яки сатучысына кире кайтара аласыз. Юкка чыгарылганнан соң янә пәйда була торган яки юкка чыгару өчен җитди чыгымнар таләп итә торган кимчелек бу. Товарда җитди кимчелекнең барлыгын тиешле белгечләре булган сервис үзәгендә ачыклый алалар. Әмма товарны сездән кибеттә дә экспертизага кабул итеп алырга тиешләр. Сатучыга претензия язып, үзегезнең таләпләрегезне бәян итегез һәм, кимчелекләре аркасында, нетбуктан билгеләнеше буенча файдаланып булмауны күрсәтегез. Әгәр аның өчен түләнгән акча кире кайтарылмаса яки товар башкасына алыштырылмаса, сатучы оешмага штраф салыначак. Акчаны кире кайтаруның 10 көнлек срогын бозган өчен неустойка күләме кире кайтару срогы чыкканнан соң һәр көн өчен товар бәясеннән 1 % тәшкил итә (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 22, 23 ст.).
5. Сорау: Электрон термометр сатып алган идем. Шул ук көнне аны үземдә һәм өйдәгеләрдә сынап карамакчы булдым. Тик барыбызның да тән температурасы 35,4 күрсәткеченнән артмады. Икенче көнне үк, термометрны кире кайтару нияте белән, аптекага киттем. Администратор термометрны бик озак тикшергәннән соң аны сервис үзәгенә экспертизага җибәрәчәген белдерде. Түләнгән акчамның кире кайтарылу-кайтарылмавы шуның нәтиҗәләренә бәйле булачагын да искәртергә онытмады. Әмма мин мондый прибордан баш тартып, терекөмешле термометрдан гына файдалану карарына килдем. Экспертиза үткәрелмәгән килеш мин акчамны кире кайтаруларын таләп итә аламмы?
Җавап: Товарда нинди дә булса кимчелекләр ачыкланса, кулланучы закон буенча сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчасын кире кайтарып бирүләрен таләп итүгә хокуклы. Сатучы бу таләпне таләп куелганнан соң 10 көн эчендә канәгатьләндерергә тиеш. Әмма кимчелекнең килеп чыгу сәбәпләренә шикләнгән очракта, сатучы товарның сыйфатына тикшерү үткәрүгә (экспертиза) хокуклы. Моны ул 10 көн эчендә хәл итәргә тиеш (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 22 ст.). Аның вәкилләре шушы вакыт эчендә сезнең таләбегезне карап, товарның сыйфатына тикшерү үткәрергә (экспертиза) тиеш. Товарда кимчелекнең барлыгы, ягьни призводство брагы ачыкланса, кулланучы таләбе канәгатьләндерергә тиеш. Экспертлар, кимчелекләре юк, дип язып куйган очракта тән температурагыз тиешле 36,6 күрсәткеченә “күтәрелмәячәк”. Бу очракта экспертиза нәтиҗәләрен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә туры киләчәк.
6. Сорау: Күптән түгел генә, торбаларны һәм сантехниканы тулысынча алыштырып, фатирыбызга евроремонт ясаткан идек. Хәзер безнең йортта капиталь ремонт башлап җибәрделәр. Начар түгел бу, әлбәттә. Тик безнең фатирда да, һичшиксез, торбаларны алыштырачакларын әйтүләре генә эчне пошыра. Безгә нишләргә кала? Эшчеләрне кертергәме, әллә юкмы? Алар торбаларны алыштырса, евроремонтның эзе дә калмаячак бит.
Җавап: Кызганычка, торбаларны алыштыруларына каршы килергә хокукыгыз юк. Соңыннан авария-мазар килеп чыкса, сезне гаепләп, бөтен зыянны үзегездән түләттерәчәкләр. Әмма сез алда торучы эшләргә әзерләнеп куя аласыз. Эш шунда ки: йортыгызга капиталь ремонт ясаучы оешманың, закон буенча, фатирыгызның торышын начарайтуга хокукы юк (РФ Гражданлык кодексының “Зыян китергән өчен җаваплылыкның гомуми нигезләре” 1064 ст.). Гади генә итеп әйткәндә, фатирыгызны капиталь ремонтка кадәр нинди хәлдә булган, шундый хәлдә калдырырга тиешләр. Сез эксплуатация оешмасына мөрәҗәгать итеп, аның вәкилләренең фатирыгызны карауларын һәм санитария, техник торышы турында акт төзүләрен сорарга мөмкинсез. Бу хезмәт күрсәтү бушлай булырга тиеш, чөнки капиталь ремонтны сез башлап җибәрмәгән бит. Актта фатирыгызга ремонтның нинди материаллардан һәм ниндирәк сыйфатлы материаллардан ясалганлыгын күрсәтә аласыз. Ремонт ясалган бүлмәләрегезне фотога төшерергә дә мөмкин: эш судка кадәр барып җиткән очракта фотосурәтләрнең кирәге чыгачак.
7. Сорау: Кыйммәтле туфли сатып алган идем. Бераз гына кигәннән соң җөйләре нык сузылып, туфлиләрем аяктан төшә башлады. Кибеткә мөрәҗәгать иттем, әмма, 10 көнлек гарантия срогы узган, һәм, гомумән, кимчелек түгел бу, дип, түләнгән акчамны кире кайтарудан баш тарттылар. Миңа хәзер нишләргә? Күн олтырак һәм үкчәм турындагы махсус аслык та булышмый бит!
Җавап: Аяк киеменә сак мөнәсәбәттә булып, аннан файдалану кагыйдәләрен бозмыйча, килеп чыккан кимчелекнең сәбәбе – завод брагы, төгәлрәге, кию барышында ачыкланган “яшерен” кимчелек икәнлегенә шикләнмәсәгез, претензия белдерегез. Бу очракта “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 19 статьясындагы 5 пунктына таянырга кирәк. Анда, кимчелекләр гарантия срогы тәмамланганнан соң, товарны сатып алгач ике ел эчендә ачыкланган очракта, сатып алучы претензия белдерүгә хокуклы, диелгән.
Әмма сатучы (җитештерүче, сервис үзәге) кимчелекнең производство брагы икәнлеген раславыгызны таләп итәргә мөмкин. Моны экспертиза билгеләргә тиеш. Тик товарга гарантия срогы чыгу сәбәпле, экспертизаны сез үзегез оештырырга һәм үткәрергә тиешсез. Товарның производство кимчелекләре расланса, кибет (җитештерүче, сервис үзәге) сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчагызны кире кайтарырга, шулай ук экспертиза өчен түләргә тиеш. Ягьни сезгә китерелгән чыгымнарны капларга тиеш (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 ст.). Кибет монннан баш тартса, бу мәсьәләне суд тәртибендә хәл итәргә туры киләчәк.
8. Сорау: Моннан ике көн элегрәк базардан трикотаж күлмәк сатып алган идем. Базарда җентекләп карап тормаганлыктан, тишекләре барлыгын өйгә кайткач кына күрдем. Янә базарга киттем. Тик анда сатучылар күлмәкне башкасына алыштырудан яки түләнгән акчамны кире кайтарып бирүдән баш тарттылар. Миңа хәзер нишләргә?
Җавап: Иң элек күлмәгегездәге тишекләрнең ни сәбәптән барлыкка килгәнен билгеләргә һәм аларның производство брагы булып тору-тормавын ачыкларга кирәк. Базарга “кайнар эзләр” буенча килгәнсез икән, димәк, товарга гарантия срогы чыкмаганлыктан, экспертиза өчен түләү бурычы сатучы җилкәсенә төшә. Ул сездән күлмәкне кабул итеп, экспертларга тапшырырга тиеш. Әмма сатучы моннан баш тартса, сез икенең берен сайлап ала аласыз. Йә үз хисабыгызга бәйсез экспертиза үткәреп, аның бәяләмәсен гаризагыз (акчагызны кире кайтаруларын таләп итеп язылган гариза) белән бергә сатучыга илтеп бирергә кирәк. Йә башта сатучыга мондый гариза тапшырырга кирәк. Әгәр дә ул 10 көн эчендә акчагызны кире кайтармаса (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 22 ст.), судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Бу очракта товарга экспертизаны суд үткәреп, экспертиза нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк.
9. Сорау: Өй компьютерына куеп булмау сәбәпле, сыйфатсыз компакт-дискны кибеткә илтеп тапшырмакчы идем. Әмма сатучы товарны башкасына алыштырып бирүдән баш тартты, түләнгән акчамны да кире кайтармады. Аның фикеренчә, компакт-дисклар кире кайтарып һәм башкасына алыштырып булмый торган товарларга керә. Шулай да ул дискны экспертизага алып калды. Аны белгеч үткәрәчәк. Бу очракта сатучы хаклымы, һәм мин экспертизаны карап тора аламмы?
Җавап: CD-дисклар, чыннан да, кире кайтарып булмый торган яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлегенә керә. Әмма бу очракта болар мөһим түгел, чөнки кулланучы сыйфатсыз товарга юлыккан. Димәк, кибет түләнгән акчаны кире кайтарып бирергә яки, кимчелекнең сәбәбенә карата шикләнүләр булганда, экспертиза билгеләргә тиеш. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясындагы 5 пункты нигезендә, кулланучының товарга экспертиза үткәрүне карап торырга хокукы бар. Экспертиза нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта, ул экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итә ала. Сатучыга экспертизаны карап торырга ниятләвегезне җиткерегез. Аны сездән башка гына үткәрсәләр, яки экспертиза нәтиҗәләре белән килешмәсәгез, судка мөрәҗәгать итегез. Ул суд экспертизасы билгеләячәк.
10. Сорау: Аяк киемнәре кибетеннән итек сатып алган идем. Түләгән чагында кассир, күнне саклау өчен, су үткәрми торган крем сатып алырга киңәш итте. Минем итекләремә ярыймы соң ул, дигән соравыма уңай җавап ишеткәч, сатып алырга карар иттем. Әмма өйгә кайткач шушы кремны сөрткәннән соң итекләремдә әллә нинди таплар калганлыгын күреп ах иттем! Мондый итекләрне киеп йөреп булмый! Кремнан яраксызга чыккан итекләрне башкасына алыштырырга яки түләнгән акчамны кире кайтаруларын таләп итәргә буламы? Итекләр һәм крем сатып алганлыгыма чеклар бар.
Җавап: Итекләрдә май тапларының барлыкка килү сәбәпләрен билгеләү өчен экспертиза үткәрергә кирәк. Экспертиза нәтиҗәләре нәкъ менә итек күненың сыйфатсыз булганлыгын күрсәтсә, димәк, сезгә кимчелекле товар сатканнар, дигән сүз. Әгәр дә инде кремның саклау вакыты чыкканлыгы яки сыйфатсыз булуы аркасында аяк киемегез бозылган очракта, сез китерелгән зыянны компенсацияләүне, ягьни итек һәм кремга түләнгән акчагызның кире кайтарылуын таләп итә аласыз. Әмма итекнең дә, кремның да сыйфатлы булып, әлеге аяк киеменә генә ярамаган булуы да ихтимал. Бу да “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 10 һәм 12 статьялары нигезендә, претензия язып тапшыруга нигез булып торырга мөмкин. Һәрхәлдә, экспертлар бәяләмәсе нигезендә, сез кибеткә претензия язып, үз таләпләрегезне белдерергә тиешсез. Кибетнең үз хисабына экспертиза үткәрүгә хокукы бар. Кремның әлеге аяк киеменә ярамаганлыгы расланса, кибет сезгә ике товар өчен дә түләнгән акчагызны кире кайтарып бирергә тиеш. Гарантия срогы билгеләнмәгән яки гарантия срогы чыккан очракта, сез мөстәкыйль экспертиза үткәрергә тиешсез. Әгәр аның нәтиҗәләре сезнең файдага булып чыкса, кибет бөтен чыгымыгызны капларга тиеш.
11. Сорау: Фотоаппаратым ай буе ремонтта ята. Кичә генә миңа фотоаппарат саткан кибетнең ябылуын белдем. Ремонт нәтиҗәсез булып чыккан очракта фотоаппаратны башкасына кем алыштырыр яки акчамны кире кайтарып бирер икән инде?
Җавап: Сатучы оешма юкка чыгарылмаса, аның турында мәгълүматларны, шул исәптән юридик адресын Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында (ЕГРЮЛ) эзләп табарга мөмкин. ЕГРЮЛдан өземтәләр ике төрле – мәгълүмати һәм рәсми була. Мәгълүмати өземтәләр электрон рәвештә бирелә, һәм, кагыйдә буларак, рәсми документ булып тормый. Мондый өземтәне интернет аша моның ише мәгълүматлар тапшыру белән шөгыльләнүче компанияләрдән барлы-юклы 15 минут эчендә алырга була. Ә инде ЕГРЮЛдан рәсми өземтәләр вәкаләтле орган мөхере белән расланып, юридик затлар турында тулы мәгълүматлардан (атамасы, урнашу урыны, гамәлгә куючылары, җитәкчесе, устав капиталы, ОГРН, ИНН, эшчәнлеге төрләре, филиаллары һәм вәкиллекләре һ.б.) тора. Аларны юридик затның теркәү урыны буенча район салым инспекциясеннән алырга мөмкин. Районы мәгълүм түгел икән – Россия Федераль салым хезмәтенең шәһәр салым инспекциясеннән яки Россия Федераль салым хезмәтеннән. Шунда шалтыратып, фотоаппаратны сатып алганда үзегезгә бирелгән чекта күрсәтелгән ИННны әйтегез. Мондый юридик зат юкка чыгарылган очракта, фотоаппаратның җитештерүчесенә яки импортерына товарның сыйфатына карата дәгъвалар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин – товарны озату документларында алар турында мәгълүматлар булырга тиеш. Бу оешмалар да кулланучылар алдында җаваплылык тота.
12. Сорау: Кулланучының таләпләрен ихтыярый рәвештә канәгатьләндермәгән очракта, сатучыдан судның штраф түләттерүе мәҗбүриме?
Җавап: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының элеккеге редакцияләрендә кулланучының таләпләрен ихтыярый рәвештә канәгәтьләндермәгән өчен штрафка тарту, чыннан да, судның бурычы түгел, ә хокукы гына булып тора иде. Әмма 2004 елның 21 декабрендә Законга үзгәрешләр кертелеп, шулар нигезендә хәзер штраф мәҗбүри тәртиптә салына. Законның 13 статьясындагы 6 пунктына үзгәрешләр кертелде. Хәзер анда: суд, кулланучының законда билгеләнгән таләпләрен канәгатьләндергәндә, җитештерүчедән (эш башкаручы, сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер), кулланучы таләпләрен ихтыярый рәвештә канәгатьләндерүне үтәмәгән өчен, суд тарафыннан кулланучыга бирелгән сумманың 50 %ы күләмендә штраф түләтә, дип язылган.
13. Сорау: Бутик-кибеттән җәйге туфли сатып алмакчы идем. Әмма касса янына килгәч, товарга гарантиянең нибары бер ай икәнлеген белеп гаҗәпләндем! Ничек инде шулай булырга мөмкин?! Атаклы җитештерүченең гаять кыйммәтле аяк киеменә ничек инде шундый да кыска гарантия срогы куярга була! Гомумән, ул нәрсәгә бәйле?
Җавап: Сүзебезне аяк киеменең сезонлы товар булуыннан башлыйк. Шуңа күрә җәйге туфли язын сатып алынган очракта аңа гарантия срогы җәй башыннан башлана. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 19 статьясында нәкъ менә шулай дип язылган да: сезонлы товарлар (аяк киеме, кием-салым һ.б.) өчен бу срок тиешле сезон башыннан исәпләнелә. Ә сезон башы, кулланучыларның яшәү урынының климат шартларыннан чыгып, Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан билгеләнә. Тагын бер нәрсәне игътибарга алырга кирәк: гарантия срокларын сатучы түгел, ә җитештерүче билгели. Әмма, гарантия срогы төгәлләнгәч, аяк киеменең сыйфатына карата дәгъва куеп булмый, дигән ялгыш фикер дә бар. Товарның сыйфатына карата претензияләр белдерү срогы – сатып алганнан соң 2 ел. Товарга гарантия срогы билгеләнгән очракта, сатучы (җитештерүче) шушы срок эчендә, бракның кулланучы гаебе белән килеп чыкканлыгын расламаса, сатып алучының таләбен канәгатьләндерергә тиеш. Сатучы гарантия срогы чыкканнан соң, товардагы кимчелек җитештерүче яки сатучы гаебе белән килеп чыкканлыгына дәлилләр китерелсә, сатып алучының таләпләрен канәгатьләндерергә тиеш. Ягъни аерма – экспертизаны кем: сатучымы яки кулланучы үземе үткәрүендә.
14. Сорау: Мин әти-әнием фатирында пропискада торам, ирем белән бергә сатып алган фатирда яшим. Барлык коммуналь хезмәтләр күрсәтүне фактта яшәү урыны буенча түлибез. Моңа кадәр елга бер тапкыр тиешле белешмә алып, шуны әти-әниемнең яшәү урыны буенча ЖЭУга илтеп бирә идем дә квартплатадан шактый ук зур сумманы чигерәләр иде. Әмма күптән түгел генә мондый белешмәне кабул итми башладылар. Нигә? Бу очракта коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр хаклымы?
Җавап: Коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр хаклы түгел. Шуңа күрә сез аларның гамәлләрен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итә аласыз. Сезгә коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең аерым төрләре өчен түләүне яңадан исәпләү мөмкинлегенә юл куйган РФ Торак кодексы нормаларына таянырга кирәк. Торак кодексының 155 статьясындагы 11 пунктында болай диелгән: ...гражданнар югында куллану нормативларыннан чыгып исәпләнелә торган коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең аерым төрләре өчен түләү кертү РФ Хөкүмәте тарафыннан расланыла торган тәртиптә, гражданнарның вакытлыча булмаган чоры өчен түләүләрне яңадан исәпләүдән чыгып хәл ителә. Мондый яңадан исәпләү тәртибе “Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында” 23.05.2006 ел, № 307 Хөкүмәт карарының VI бүлегендә (21.07.2008 елгы редакциядә) күздә тотылган. Әмма сезгә яңадан исәпләүне хәл итсеннәр өчен түбәндәге ике шартны үтәргә кирәк:
1) кулланучының торакта рәттән 5 календарь көненнән артыграк вакыт дәвамында вакытлыча тормавы;
2) әлеге торакта коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең тиешле төрләре – су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү һ.б. буенча индивидуаль исәпләгечләрнең булмавы. Әлеге шартлар үтәлгән очракта кулланучыга вакылыча торакта тормау чоры тәмамланганнан соң бер ай эчендә (сезнең очракта – елга 1 тапкыр) яңадан исәпләү үтенече белән язмача гариза язарга кирәк. Аңа, мәҗбүри тәртиптә, торакта вакытлыча тормау фактын раслаган документларны кушып бирергә кирәк.
Мәсәлән:
• эш урыныгыз буенча расланган командировка таныклыгы күчермәсен яки командировка турында белешмә;
• стационар дәвалану учреждениесендә дәвалану турында белешмә;
• кулланучы исеменә рәсмиләштерелгән юл йөрү билетлары (әгәр бу чор әлеге документларда аларны рәсмиләштерү кагыйдәләре нигезендә күрсәтелсә);
• кунакханәдә, тулай торакта яки башка вакытлыча яшәү урынында яшәгәнлегегезгә счетлар;
• кулланучының вакытлыча булу урыны буенча вакытлыча теркәү турында эчке эшләр органыннан белешмә;
• кулланучы вакытлыча тормаган торакны саклауны хәл итүче оешмадан белешмә;
• кулланучының вакытлыча тормаганлыгын раслаган башка документлар.
Гариза һәм кирәкле документлар тапшырганнан соң 5 көн эчендә сезгә хезмәт күрсәтүләргә түләүне яңадан исәпләргә тиешләр. Ә инде ниндидер сәбәпләр аркасында сезгә яңадан исәпләүдән баш тартсалар, яңадан исәпләүгә хокукыгызны югалтмас өчен, язмача рәвештә баш тартуларын таләп итегез. Чөнки оешма гаебе белән тиешле срокка сыешмасагыз, соңыннан судта үзегезнең хаклы булуыгызны раслый алачаксыз. Дөрес, моның өчен судка мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
15. Сорау: Сатып алганнан соң бер атна узуга ук бер туфлиемнең үкчәсе сынды. Мин – пөхтә кеше, 7 көн эчендә туфлиемне үземнең гаебем белән яраксыз хәлгә китергәнмендер дип уйламыйм. Шуңа күрә моның җитештерү брагы икәнлегенә иманым камил. Шулай да мин экспертизаны үз хисабыма үткәрергә тиешме, әллә аның өчен кибет түләргә тиешме?
Җавап: Экспертиза өчен кем түләргә тиеш, дигән сорауга җавап бирү өчен туфлигә гарантия срогы билгеләнгәнме-юкмы икәнлеген белергә кирәк. Әгәр дә гарантия срогы билгеләнеп, аның гамәлдә булу срогы чыкмаса, экспертиза үткәрү бурычы кибеткә йөкләнә. Әгәр дә инде гарантия гомумән дә булмаса яки аның гамәлдә булу срогы чыкса, аяк киеменең брак булганлыгын сатып алучы расларга тиеш. Моның өчен аңа үз хисабына экспертиза үткәрергә кирәк. Белгечләр кимчелеккә җитештерүдә юл куелганлыкны билгеләсә, экспертиза буенча барлык чыгымнарны кибет капларга тиеш. Әгәр дә инде туфлинең үкчәсе сатып алучы гаебе белән сынса, чыгымны ул түли. Әгәр дә экспертиза бәяләмәсе белән килешмәсәгез, аңа суд тәртибендә шикаять бирергә мөмкинсез.
Шуны истә тотыгыз: кибет хисабына экспертиза үткәрелгәндә, сатучының аны карап торырга хокукы бар. Әмма мәгълүм сәбәпләр аркасында сатучылар үзләренең гамәлләрен икенче якның күзәтеп торуын яратмый. Шуңа күрә, тормышның ачык сабаклары өйрәткәнчә, “проблемалы” аяк киемен” “оппонентка” алдан ук биреп куймаска кирәк. Бу очракта болай эшләргә: экспертизага ризалыгыгызны белдереп, гариза язарга һәм сезгә аның үткәрү вакыты һәм урыны турында хәбәр итүләрен сорарга. Брак аяк киемегезне тотып шунда барырга. Биредә бер “нәзек” урын бар. Сезгә аяк киемен башкасына алыштырып бирүләре яки түләнгән акчагызны кире кайтарып бирүләре арасыннан икесенең берсен сайлап алырга кирәк. Бу җәһәттән дә сатучыга язмача гариза язып тапшыру таләп ителә. Нәрсәне сайлап алуыгыздан чыгып, закон сатучы тарафыннан сезнең таләп үтәлергә тиешле төрле сроклар билгели. Аяк киемен алыштыруга 7 көн бирелә. Экспертиза үткәрү таләп ителгән очракта, әлеге срок 20 көнгә җитә. Кибет акчагызны 10 көн эчендә кире кайтарып бирергә тиеш. Биредә экспертларның катнашу-катнашмавы мөһим түгел инде. Шуны да истә тотыгыз: сатучы түләү срогы чыкканнан соң һәр көн өчен сезгә аяк киеме бәясеннән 1 % күләмендә неустойка түләргә тиеш.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табыш алырга кирәк булганда яки кулланучы буларак хокукларыгыз санга сугылмаганда түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз: 423200, Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а, e-mail:aznak@tatzpp.ru тел.: (85592) 7-05-07.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Виноградова Алина Игорьевна.