Төрле атамалардагы спиртлы сыекча тутырылган кечкенә генә савытлар – косметика лосьонымы ул, әллә инде «Березовые почки», «Чистый люкс» яки «Настойка красного перца» төнәтмәсеме, халык телендә “фанфурик”лар, “пузырек” һәм тагын әллә ниләр дип аталып йөртеләләр.
Бу средстволарны билгеләнеше буенча гына кулланудан зыян юк, әлбәттә: әбекәйләр аны авырткан буыннарын язу, банкалар кую, укол кадаласы урынны микроблардан арындыру һ.б. шундый максатлар өчен ала... Тик, ни кызганыч, бу сыекчаларны эчемлек сыйфатында кулланучы гражданнарыбыз да бар.
Бу адәмнәр иртән-иртүк шушы афәт сатыла торган кибетләр тирәсенә җыела. Ишектән керүгә үк йөз-кыяфәте, кием-салымы кемлеген әллә кайдан ук “кычкырып” торган ир сәләмәсенең дәшми-тынмый гына бер уч тиен-миенне кибет киштәсенә өеп куйганнан соң, акчаны санап бетергәнче үк сатучының аның алдына бер яки ике “фанфурик” “утыртып” куюын күпләребезнең күргәне бардыр. Әйе, нәрсәне сатканнары һәм кемгә сатканнары барыбызга да билгеле.
Эшкә ашыккан чагында нечкәрәк күңелле гражданнарыбызның кибет тирәсендә теләнеп торган хәчтерүшләргә акча биреп китүләре, тегеләре исә тиенләп хуш-исле “фанфурик”ларга акча җыеп тору очраклары да аз түгел. 20-25 сумны хәзерге вакытта акча дип тә санап булмый анысы, тик менә кеше сәламәтлеге генә бәһасез бит...
Күкрәк кесәсенә дә сыя торган кечкенә генә савытта булуы, очсыз гына бәясе, адым саен сатылуы эчмичә тора алмый торган адәмнәрне кызыктырыпмы-кызыктыра. Ә икенче беришләргә - табыш алу өчен очсызлы суррогат сатуның менә дигән ысулы. Метил спирты – үлем-китем белән яный торган бик куркыныч агу югыйсә. Аның таркалу продуктлары бавыр һәм баш миенә генә түгел, күзнең мөгез катлавына да зыян сала.
Оят, намус турында уйланырга мәҗбүр иткән тормыш сызыгыннан инде әллә кайчан чыгып, тормыш төбенә “тәгәрәгән” ирләр һәм хатын-кызларның, төркемләшеп, чираттагы “фанфурик” артыннан сөйрәлеп йөргән мәле. Бу лосьоннарның иртәме-соңмы үлемгә китерүе турында аларның уйлаганы бармы, яки бу адәмнәр башка фикердәме?
«Фанфурик”ларның җитештерүчеләре һәм сатучылары нәрсә тоҗырулары турында белмиме икән әллә? Бу кешеләр кемнәрнеңдер үлеменә китергән гамәлләре турында уйлансын иде бераз.
Шул ук вакытта Лениногорск шәһәрендә мобиль төркем (аңа Лениногорск районы буенча полиция хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре керә) Шашин урамындагы «Бытовая химия» кибетендә эшчәнлек алып баручы бер хосусый эшмәкәрдән 442 данә «Березовые почки» косметика лосьонын тартып алды.
Рәсми тел белән әйткәндә, товар билгеләнеше буенча файдалануны күздә тотмаган шартларда һәм күләмдә сатуга тәкъдим ителә. Әнә шундый кечкенә савытларның кыш буена күпме сатып алынганлыгы кар киткәндә күренә. Тик, инструкциясендә күрсәтелгәнчә, аны башларына сөртүчеләрне, ай-һай, табып булырмы икән?..