9 апрель көнне 23.00 сәгать тирәсендә автомобиль юлының 353 нче чакрымында суррогат хәмер төялгән бер автомобильне тоткарлаганнар.
ЮХИДИ Баулы бүлеге хезмәткәрләре Казахстан егете иярләгән Газель машинасы юлына каршы төшкән. Ир-егетнең машинасына Россия акциз маркалары ябыштырылмаган җиде шешә хәмер төялгәнлеге билгеләнгән. Ул йөге-ние белән бергә ЮХИДИ Баулы бүлегенә китерелгән.