Кичә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Шашин исемендәге проспектта урнашкан «Промтовары» кибете янында “фанфурик”лар тоткан бер сәрхушне күреп алды.
Озак та үтми, бу сәүдә ноктасына мобиль төркем килеп төште. Тикшерү барышында тәртип сакчылары “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция, тәгаенләп әйткәндә, 357 данә «Берёзовые почки» һәм «Чистый люкс» лосьоннарын (барлыгы 36,4 литр күләмендә спиртлы сыекча) сатудан алды. Әлеге “фанфурик”ларның “киштә астыннан” гына сатылып, тартмалар һәм чиләкләрдә сакланылуы билгеләнде.
Хосусый эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында материал тупланды.